Back

ⓘ Фән


                                               

Фән һәм тел (журнал)

"Фән һәм тел" журналы - төрле өлкә галимнәренә урын бирә торган, Казанда татарча чыга торган фәнни-хәбәри журнал. Беренче саны 1999 елның 25 мартында чыкты. Татар телендә мәгълүмат мохитен киңәйтү максатыннан чыгарыла. Авторлар тарафыннан журналның концепциясе һәм стратегик юнәлешләре билгеләнгән: фәндә һәм мәгарифтә татар теленең потенциалын куллану, татар телендә фәнни мәгълүмат туплау, мәшһүр татар галимнәренең казанышларын популярлаштыру һәм әсәрләре белән татар халкын таныштыру һ.б. Журналны оештыруда татар галиме Вагыйз Фәтхуллин роле аеруча әһәмиятле.

                                               

Фән Вәлиәхмәтов

Фән Вәлиәхмәтов, Фән Гафис улы Вәлиәхмәтов – җырчы, виртуоз тальянчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Шаран районының мактаулы гражданы.

                                               

Фән (Әлшәй районы)

                                               

Русия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы

Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы – Русия Федерациясе башкарма хакимиятенең Мәгариф һәм фән өлкәсе сәясәте буенча дәүләт органы. 2018 елның 15 маеннан, ике министрлыкка Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе фән һәм югары белем министрлыгы бүленү сәбәпле, гамәлдә булудан туктый.

                                               

Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы

Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы - Россия Хөкүмәтенең, башкарма федераль влачының фән һәм югары белем буенча дәүләт органы. 2018 елның 15 маенда "О структуре федеральных органов исполнительной власти" Россия Президенты Указы буенча төзелде.

                                               

Сугышчан алласыз (журнал)

Сугышчан алласыз - айлык фәнни журнал. Үзәк алласызлар шурасы органы. 1925 елның августыннан 1937 елның ноябренә кадәр Мәскәү шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Мөхәррирләр – Галиәсгар Гафуров-Чыгтай, Г. Алтай, М. Наилский, Борһан Мансуров, Идрис Агишев.