Back

ⓘ Техника

                                               

Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге

Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге. Татарстанда ел саен фән һәм техника өлкәсендә ачышларга, казанышларга ирешкән иҗади коллективлар бүләкләнә. 1994 елда тапшырыла башлый.

                                               

Татарстан Республикасының Атказанган фән һәм техника эшлеклесе

Татарстан Республикасының Атказанган фән һәм техника эшлеклесе - 1940-2004 елларда гамәлдә булган мактаулы исем. Татарстан Президенты тарафыннан бирелә торган булган. Бүләкләнүчеләр саны - 273 кеше.

                                               

Техника (журнал)

Техника - фәнни-популяр, иҗтимагый-сәяси журнал. 1932 елның декабреннән 1936 елга кадәр Казан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Мөхәррир – Г. Әлми, җаваплы сәркәтип – Абдулла Алиш.

                                               

Уфа дәүләт нефть техника университеты

Университетның тарихы 1941 елда Мәскәүдән И. Губкин исемендәге нефть институтының Уфага эвакуацияләнеп, 1943 елда аның Башкортстандагы филиалы ачылудан башлана. 1994 елда институт университет статусына ия була. Традицион белем бирү алымнары баетыла, укыту-лаборатор корпус мәйданнары зурая. Бүген УДНТУда Русиянең 46 төбәгеннән һәм 28 илдән барлыгы 16 меңнән күбрәк студент һәм аспирант белем ала. Диплом алган белгечләрнең 90 проценты эшкә юллама буенча урнаша.

                                               

Техника урамы (Казан)

Көньяктан төньякка таба уза. Түбән Кама урамыннан башланып, Вахитов мәйданында тәмамлана. Урам башында шәхси йортлар төзелгән, ә Тихорецк урамы белән кисешкәннән соң сәнәгать зонасы өстенлек итә.

                                               

П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте

П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте) - 1932 елда оешкан, көллият статусын 2007 елда алган. СССР авиация сәнәгатенең күпьеллык министры Пётр Васильевич Дементьев исемен йөртә. Казан шәһәренең Соцгород микрорайонындагы Копылов урамында урнашкан.

                                               

Һәйкәл

Һәйкәл - нинди дә булса кешенең, вакыйганың, урынның, персонажның данын саклау өчен ясалган корылма. Күбесенчә, мемориаль функциядән башка һәйкәлләрнең максаты юк. Еш кына һәйкәлләр берәр нинди мәйданның яки иҗтимагый урынның үзәге булып тора.

                                               

Татьяна Ларионова

Татьяна Ларионова, Казан, РСФСР, СССР -) - дәүләт эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу "Яңарыш" Республика фондының башкарма директоры.

                                               

Марат Садыйков

Марат Садыйков - табиб, ТР сәламәтлек саклау министры, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның IV, V чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты.

                                               

Җиңү көне (Бөек Ватан сугышы)

Җиңү көне - Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦеның нацист Алманиясе өстеннән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы җиңүе бәйрәме. 9 май көнне үткәрелә. Абхазиядә, Азәрбайҗанда, Әрмәнстанда, Беларусьта, Гөрҗистанда, Казакъстанда, Таулы Карабах Җөмһүриятендә, Кыргызстанда, Молдавиядә, Днестр буе Молдован Җөмһүриятендә, Россияда, Сербиядә, Таҗикстанда, Төркмәнстанда, Үзбәкстанда, Украина һәм Көньяк Осетиядә ял көне.

                                               

Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе

Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе - ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1940 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны - 388 кеше. Татарстан Президенты 1991 елга кадәр - ТАССР ЮШ Президумы тарафыннан белгечлекләре буенча кимендә 10 ел эшләүче, фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия булган югары квалификацияле фәнни хезмәткәрләргә фән һәм техника, ачышлар һәм уйлап табулар өлкәсендә булган аеруча кыйммәтле хезмәтләре өчен яисә республикада аеруча күренекле фәнни-гамәли эшчәнлек алып барган өчен, фән һәм техниканың өстенлекле юнәлешләрен эшләүдәге, фәнни мәктәпләр булдырудагы, фәнни ка ...

                                               

Биг-Бен

Биг-Бен – Вестминстер сарае сәгать манарасының популяр туристик атамасы. 2012 нче елдан официаль исеме – Елизавета Манарасы. Башта "Биг-Бен" биш кыңгырау арасында иң зур булып санала, ләкин еш әлеге атама белән сәгатьне дә, аның манарасын да атыйлар. Коелма вакытында Биг-Бен Кушылган Патшалыкта иң зур һәм иң авыр 13.7 тонн кыңгырау була. 1881 елда беренчелеген Зур Пол 17 тонн кыңгыравына бирәләр.

                                               

Гаджет

Гаджет - стандартларга сыешмаган оригиналь техник җайланма. Бүген кулга киешле яисә КПК, смартфоннарга тоташтырырлык дәрәҗәдә кечкенә булган теләсә нинди санлы җайланманы гаджет дип атарга мөмкин. Гаджетларның барлыкка килүе һәм функцияләренең мөмкинлекләре киберпанкта теркәлгән. Программалы тәэмин ителеш гаджетлары ул - өстәмә мәгълүмат бирә торган өстәмәләр: әйтик, һава торышы яисә валюта курсы белешмәсе, йә булмаса, Windows Vista-дагы "ян панель" мини-өстәмәләре. Иң җентекләнгән риваять буенча гаджет сүзенең килеп чыгуы фр. gâche атлама, камыт hәм кечерәйтү формасындагы фр. gâchette сүз ...

                                               

Кесә персональ компьютеры

Кесә шәхси санагы яки Кесә персональ компьютеры - киң функциональ мөмкинлекле йөртергә уңайлы хисаплау җайланмасы. Иң элек КПК электрон органайзер буларак кына кулланыла, әмма бүгенге көндә КПК телефон, навигатор һәм медиаплеер функцияләрен үти ала. Шуның өстенә, хәзерге КПК аша Интернетка да чыгып була.

                                               

Кире бәйләнеш

Кире бәйләнеш – берәр системаның функцияләү нәтиҗәсенең бу системаның функцияләвенә бәйләнеше булган параметрларга йогынты ясавына китерүче процесс. Башкача әйткәндә, системаның керү урынына чыгу сигналына пропорциональ сигнал бирелә. Бу еш кына системаның функцияләвенә йогынты ясар өчен юри эшләнә. Уңай һәм тискәре кире бәйләнеш бар. Тискәре кире бәйләнеш керү сигналын чыгу сигналы үзгәрешенә каршылык күрсәтерелек итеп үзгәртә. Бу системаны параметрларның очраклы үзгәрүенә тотрыклырак итә. Уңай кире бәйләнеш, киресенчә, чыгу сигналы үзгәрүен көчәйтә. Көчле уңай кире бәйләнеше булган систе ...

                                               

Известия высших учебных заведений. Авиационная техника (журнал)

Известия высших учебных заведений. Авиационная техника - фәнни-техник журнал. 1958 елдан башлап Казан шәһәрендә елга 4 тапкыр рус телендә нәшер ителә. 1974 елдан Allerton Press, Inc нәшрияты тарафыннан АКШта "Russian Aeronautics" исеме астында инглиз телендә күчерелеп бастырыла.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →