Back

ⓘ Русия зиратлары


                                               

Уфа мөселман зираты

Уфа мөселман зираты башка исеме Татар зираты - Уфада, Агыйделнең югары ярында урнашкан мөселман зыяраты; Алтай һәм Кече Ахтыр урамнарына чиктәш. Кәмендә биш кабер катламы билгеле. Зират мәйданында "Гофран мәчете" эшли. Шәһәр тарихын өйрәнүчеләр фараз итүенчә, елга ярындагы зират XIX гасырның 30 нчы елларында барлыкка килә. Озак еллар барча зират табигать комарткысы булып тора. Көньякка караган тау битендә ташлы дала өчен хас утыздан артык үсемлек төре үскән, шул исәптән сирәк һәм реликт үсемлекләр дә: тычкан койрыгы, терескен үләне һ.б. Хәзерге вакытта аларның күбесе юкка чыккан.

                                               

Сасов татарлары

Сасов татарлары - Рязань өлкәсенең Сасово районы Агломазово, Алешино, Бастан, Зур Студенец, Колдамыш, Тархан, Теньсюпин һәм Ставрополь краеның Төрекмән районы Куликовы Копани авылларында яшәүче татарлар төркеме. Татар теленең бастан сөйләше һәм мәдәни-көнкүреш үзенчәлекләре буенча аерылып торалар. Нугай компоненты катнашында формалашканнар. Мөгаен, шацк татарларының дәвамчыларыдыр. Татар диаспорасының башка күп кенә өлешләре кебек үк, сасово татарлары да казан татарларының көчле мәдәни йогынтысы астында булалар. Аларның әдәби теле Татарстанда чыгарыла торган китаплар, журналлар, газеталар ...

                                               

Азнакай районы

Азнакай районы - Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә. Республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан. 2020 ел башына районда 60 129 кеше яши. Шуларның 42 647 се - шәһәр, 17 482 се - авыл халкы. 1931 елның 30 октябрендә барлыкка килә, 1963 елның 1 февралендә территориясе Әлмәт районына бирелә һәм район бетерелә. 1965 елның 12 гыйнварында ТАССР составында административ берәмлек буларак кабат торгызыла. Районның сәнәгать предприятиеләре күбесенчә административ үзәктә - Азнакай шәһәрендә урнашкан. Монда машина җитештерү ...