Back

ⓘ Татарстан фәне


                                               

Татарстан фәне

Безнең төбәктә тупланган белемнәрне системага салырга омтылу Идел буе Болгарында ук башланган: тарих, дин гыйльме, әдәп, әхлак, ш.у. география, математик, астрономия, химия, медицина өлкәсендә хезмәтләр билгеле. Монголлар яулап алганнан соң, Идел буе Болгарында фән үсеше тукталып кала. 13 йөз ахырларыннан Алтын Урданың башкаласы Сарай әл-Мәхрүсә шәһәре мәдәни һәм фәнни тормыш үзәгенә әверелә: андагы гыйльми-рухани катлавның шактый өлешен Идел буе Болгарыннан чыккан кешеләр тәшкил итә. Дин гыйлеме, математик, географи, астрономи, медицин һ.б. фәннәр дә үсә. Н.Коперник белән Ж.Брунога кәдәр ...

                                               

Татарстан Республикасының Атказанган табибы

Татарстан Республикасының Атказанган табибы - ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1940 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны - 950 кеше. Татарстан Президенты 1991 елга кадәр - ТАССР ЮШ Президумы тарафыннан табиблык участокларының, амбулаторияләрнең, поликлиникаларның, бала тудыру йортларының, хастаханәләрнең, башка дәвалау-профилактика, санитария-профилактика, шифаханә-курорт учреждениеләренең, халыкның сәламәтлеген саклау, социаль яклау буенча башка учреждениеләрнең, фәнни-тикшеренү институтларының, уку йортларының, сәламәтлек саклау һәм санитария-эпидемиология күзәтчелеге органнарының белгечл ...

                                               

Фәнни тикшеренү

Тикшеренү - билгеле яки яңа белемне систематик өйрәнү процессы. Фәнни гыйлем туплау белән бәйле тикшеренү эшчәнлеге фәнни тикшеренү атала. Фәнни тикшеренүләрнең төрләре: Гамәли тикшеренүләр - кешелеккә икътисади файда китерүче яңа кәшефләргә ирешү сәбәпле уздырыла. Фундаменталь тикшеренүләр, башлыча, куллану перспективаларын күздә тотмыйча, яңа белемнәр табу максаты белән башкарылалар. Бүгенге көндә фәнни эшчәнлек күбесенчә югары уку йортларда, махсус фәнни-тикшеренү институтларда һәм хосусый яки дәүләтнеке булган ширкәтләренең эзләнүләр үзәкләрендә алып барыла.

                                               

Марат Җәббаров

Марат Җәббаров, Марат Азат улы Җәббаров - хуҗалык-сәясәт эшлеклесе, 2019 елның 18 сентябреннән - ТР премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, 2017 - 2019 елларда Буа районы башлыгы. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

                                               

Владимир Иванов (1939)

Владимир Василий улы Иванов 1939 елны Алексеевск, хәзер Чистай районына карый торган Югары Кондрата авылында туа. Мәктәптә укыганда колхоз эшендә катнаша, Минзәлә педучилищесында белем эстәп ятканда, мәкаләләре республика матбугатында бастырыла. Казан университетына укырга кергәч, ул вакытлы матбугатның, радиокомитетның өлгер хәбәрчесе булып җитешә. Ул – тарих-филология факультетының комсомол оешмасы узаманы, лекторлар төркемен оештыручы, фәнни түгәрәкнең җаны. Укулар арасында Социалистик Татарстанда әдәби хезмәткәр, Татарстан яшьләрендә бүлек мөдире, Казанның № 80 мәктәбендә укуытучы булы ...

                                               

Флүн Мусин

Флүн Мөслах улы Мусин - күренекле татар галиме, әдәбият белгече, профессор, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, "Мирас" вакыфын оештыручы. 1991-2009 елларда "Мирас" журналының баш мөхәррире.

                                               

Төрек-Татар лицейлары

Төрек-Татар лицейлары дип Төркия ярдәме белән оештырылган мәктәпләрне атыйлар. 2004 елда Татарстанда 8 татар-төрек лицее эшли иде. Иң беренчесе, Эртугрул Гази исемендәге 2 номерлы лицей-интернат Казанда 1992 елда ачылган. Барлык лицейларда укыту 4 телдә алып барыла: татарча, төрекчә, инглизчә, урысча. Бетерүчеләрнең 100% чамасы Татарстан һәм чит ил университетларына керә. Лицей укучылары Татарстан, төбәк һәм Русия бәйге/олимпиадларында күп беренчелекләрен оттылар. Лицейлар татар телен Яңалиф нигезендә өйрәтү экспериментында катнашкан мәктәпләр арасына керәләр.

                                               

Гасырлар авазы (журнал)

"Гасырлар авазы", "Гасырлар авазы - Эхо веков" - Казанда 1995 елның маеннан нәшер ителүче фәнни-документаль журнал. Гамәлгә куючысы - Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты. Елга 4 сан әзерләнә. Басманы нигезләүче һәм беренче баш мөхәррире - Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов, РФ һәм ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.

                                               

Николай Бурмистров

Николай Бурмистров, Чулпан, Кәче авыл җирлеге, Арча районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР - 29 февраль 2004, Казан, Россия) - тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе. 1965 елдан Казан университетында, гомуми тарих кафедрасы профессоры, яңа һәм өр-яңа тарих кафедрасы профессоры. Хезмәтләре тарих фәне методологиясенә һәм тарих укыту методикасына карый.

                                               

Герб

Илтамга яки тугра яки чит ил алынмасы герб - билге, тамга, тугра, эмблема, хуҗасын тасвирлап торучы сурәтен ташыган, буыннан буынга тапшырылып килүче, аеручы билге. Гербларны өйрәнү белән геральдика фәне шөгыльләнә.

                                               

Нил Юзиев

Нил Гафур улы Юзиев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты. Ул 1931 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туа. Туган авылы мәктәбендә гомуми урта белем алганнан соң, 1948-1953 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, аспирантурада калдырылып, өч елдан 1958 "Муса Җәлил поэмалары" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1956-1960 елларда Нил Юзиев - Татарстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы "Совет әдәбияты" хәзерге "Казан утлары" журналы редакциясе хезмәткәре. Башта у ...

                                               

Татар поэзиясе антологиясе (1992)

Беренче басмасы Мөхәммәт Гайнуллин тарафыннан тезелә һәм 1956 елда Татарстан китап нәшриятында бастырыла. 1957 елда антологиянең рус телендәге тәрҗемә варианты да дөнья күрә. Әмма утыз елдан соң, татар әдәбияты фәне нык үскәнкәнгә һәм сәяси вазгыять йомшаруга күрә, яңа тупланманы бастыруга, бер яктан, ихтыяҗ һәм, икенче яктан, мөмкинлек туа. Яңа 1992 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән басма ике кисәктән төзелә һәм күләме буенча беренчесеннән гаять аерылып тора. Башта антология бер китапта гына хәзерләнә, әмма полиграфик мөмкинлекләр ягыннан чикләнү сәбәпле, соңыннан ике китапка ...

                                               

В. П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе

Казан дәүләт университетының В. П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе - Казаннан көнбатышка таба 20 км ераклыкта Татарстанның Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә урнашкан Россия астрономия обсерваториясе диңгез дәрәҗәсеннән 92 метр биеклектә урнашкан. 1903 елдан ул Энгельгардт обсерваториясе дип атала. АЭО директоры - Ю. А. Нефедьев. Структурага дүрт фәнни бүлек керә: метеорлы, астрометрик, фотографик астрометрия, конструкторлык төркеме Обсерватория янында аның базасында заманча мәгърифәт-күңел ачу комплексы-Казан планетарие һәм астропарк төзелә. 28 апрельдән Казан Фед ...

                                               

Гыйльми Үзәк

Гыйльми Үзәк – татар халкының тарихын, мәдәниятен, мәгариф өлкәсендәге казанышларын барлауны оештыру үзәге. 1921– 1930 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссарияты карамагында эшли. Гыйльми Үзәккә түбәндәге оешмалар буйсына: Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте, ТАССР архивларының, ТАССР музейларының Баш идарәләре. Академүзәкнең барлыкка килүе датасын әдәбиятта 1920 елга нисбәтләп карыйлар. Үзәкне булдыру проекты 1921 ел барышында каралган, катгый рәвештә 1921 елның 3 декабрендә Мәгариф халык комиссиариятының коллегия утырышында карар кабул ителә. Анда Гыйл ...

                                               

Татар энциклопедиясе

Энциклопедиядә әлифба тәртибе буенча Татарстанның административ корылышы, тарихы, фәне, мәдәнияте, иҗтмагый-сәяси тормышы, сәнгате, мигъмарияте һәм табигый-климатик шартлары турында мәгълүматлар басылган. Шуның өстәвенә, энциклопедиядә Татарстанның үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең кыскача биографияләре дә басылган.