Back

ⓘ Хөр милләт


                                     

ⓘ Хөр милләт

Беренче саны 1917 елның 17 мартында басыла. Аның төп максаты "милли мәнфәгатькә хезмәт итү" була. Дингә кагылышлы карашы Мәхкәмәи шәргыйәне реформалау булса, сәясәттә "Милләт бер, бай һәм ярлыга аерылу юк, милләтнең теләге бер генә" дигән фикердә торган.

Газета Троицкның "Энергия" дигән басмаханәсендә атнага ике мәртәбә дүрт битле булып чыга. Соңгы 35 нче саны 1917 елның 13 сентябрендә нәшер ителә. Газетаның нашире "Троицк мөселман шәгъбәсе", ә мөхәрире Әхмәт Таҗетдин Рахманкулов була.