Back

ⓘ Тарихи Алабуга


                                     

ⓘ Тарихи Алабуга

Алабуга язмышын сурәтләп, Язылмаган эле зур дастан. Тарихка бай, сихри табигатьле, Изге бер төбәгең бу, Татарстан! Ф.Хәбибрахманова

Татарстанның Чулман-Кама елгасы буенда тарихи шәһәрләрнең берсе саналган, мең еллык тарихы булган Алабуга шәһәре бар. Бабаларыбыз бу шәһәрнең урынын да сайлый белгәннәр, бүгенге көнгә кадәр сакланып кала алырлык итеп төзи дә алганнар. Эссе челләдә су буена барырга да урын бар, җиләк җыям дисәң, урманы бар, саф һава сулап йөрергә болыны, тәнгә сихәт бирә торган нарат урманнары шәһәрне әйләндереп алган. Шәһәрнең иң югары ноктасыннан болгар бабайлар истәлеге -" Ак мәчет” бүгенге эш-гамәлләрне күзәтеп тора. Аның таш диварлары күпне күргән, тарихи вакый-галарның күбесенә тере шаһит. Бүгенге көндә яше-карты, килгән кунагы Ак мәчетебезнең хәлен белергә килә. Ләкин аның таш диварлары саф татар сүзләрен генә аңлыйдыр кебек тоела. Хәл белергә килүчеләр күңелгә ятыш саф татар сүзләре белән сөйләшмәсә, гасырлар буе онытылмый көйләнгән моңнарны яңгыратмаса, Ак мәчетебез ташлары елыйдыр кебек тоела. Чулман ярыннан шәһәргә алып менүче сырлы тимер баскыч та шәһәре-безнең тарихи бер урыны булып тора. Дистә еллар бу баскыч, баскан саен яшәү тавышы чыгарып шыгырдый иде. Бик күп еллар Алабуга шәһәренә су юлы белән килгән кунаклар шәһәребезгә шушы баскычтан күтәрелгәннәр. Ә бүгенге көндә бу баскычларның сырлы тимерләре табигый таш белән алыштырылган. Бу," Алабуганың 1000 еллыгы баскычы”, 2009 елда шәһәребезнең гади кешеләре ярдәмендә яңартыла. Аның авыр-авыр ташларын кешеләр үз җилкәләрендә күтәреп ташыйлар, чөнки кыя тауга бернинди техника менә алмый. Бу баскычтан шәһәр халкы чишмәгә, Чулман, Тойма елгасына төшә. Бу 365 таш бусагадан торган баскыч шәһәребезнең үткәнен, бүгенгесен алдагы гасырлар белән тоташтырырлык итеп төзелгән. 1852 -1866 еллар эчендә Алабугада шәһәр кешеләренә ял итәр өчен Александр паркы төзелә. Күп кенә үсемлекләрнең үсентеләре чит илдән кайтарыла. Юкә чәчәге исләре менә 2 гасырга якын шәһәребез кешеләренә хуш ис тарата. XIX- XX гасырларда ишетелгән оркестр тавышлары бүгенге көндә ишетелмәсә дә, халык рәхәтләнеп яфраклы биек-биек агачларның шаулашкан тавышларын тыңларга бирегә килә. 1000 елдан артык тарихы булган Алабугада укытучылар әзерли торган университет та бар. Бу мәһабәт бинаның таш диварлары Ә.Еники, Җ.Фәйзи, С.Сәйдәшев, С.Хәким, Ш.Галиев, И.Юзиев, Р.Мингалим кебек шәхесләрнең рухлы сүзләрен хәтерли. Бу күренекле шәхесләребезнең күбесе шәһәребезгә, пароходтан төшкәч, шул сырлы тимер баскычтан күтәрелгәннәр. Алабуга кешеләре И.И.Шишкин, М.Цветаева, Н.Дурова кебек шәхесләр атлап йөргән сукмаклардан атлап йөриләр һәм шушы урында яшәүләре белән горурланалар. Заманында К.Насыйри, Р.Фәхретдин, Г.Камал, Т.Гыйззәт яшәп иҗат иткән Алабуга шәһәре тарихын тирәнрәк итеп музейларда белергә була. Моның өчен шәһәр музейларында дәресләр үткәрелә. Бу дәресләр яшь буында шәһәрнең тарихи истәлекләренә, шәхесләренә, табигатенә, бүгенге көн мөхитенә битараф булмаска өйрәтә. Әби –бабайлар эзен мәңгелеккә югалтмау өчен, Бохарага барып белем аласы юк. Бу хисне безгә әти-әни-ләребез ана сөте белән бирә. Шуңа да кеше туып үскән җирендә яшәргә, гомер итәргә тиеш. Әгәр дә кешенең балачагы туган җирендә бик бәхетле узса, әти-әнисе белән бергәләп йөргән сукмаклар, үткәргән бәйрәмнәр, истәлекле урыннар бик матур булып күңелдә калса, ник яшәвеңне дәвам итмәскә бу җирдә! Ә Алабуга шәһәрендә бик бәхетле яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Белем алырга уку йортлары бар, эшлим дисәң, бөтен Рәсәйгә генә түгел, ә чит илләргә дә танылган заводлары бар. Кеше китә, эзе кала, ди халык. Яшьләр шул эзне югалтмаска тиеш. Бабайлар истәлеге –" Ак мәчетебез” ташлары еламасын дисәк, яшьләр үз туган җирләрендә гасырлар арасында яшәгәннәр эзен сакларга тиешләр.
                                     

1. Чыганаклар

  • Т.Шәрипова. Татар мөхитен тудырыйк. // Алабуга нуры, 1998, 3нче сентябрь.
  • Г.Әхтәмова. Борынгы Алабуга Алабуга,1995.
  • Д.Каюмова. Өзелгән шомырт чәчәкләре Алабуга, 1997.