Back

ⓘ Габдрахман Фәйзуллин


                                     

ⓘ Габдрахман Фәйзуллин

Фәйзуллин Габдрахман Фәйзулла улы

Туган авыл – Юлсубино

Туган елы 1918 ел 8 гыйнвар

Габдрахман бабай әтисе беренче бөтендөнья сугышыннан кайткач дөньяга килә. Әтисе 1918-1920 елларда гражданнар сугышында катнаша, шул елларда хәбәрсез югала.

1927-1928 елларда Юлсубино мәктәбенә укырга керә. Юлсубинода 4 класс бетергәннән соң 5 км ераклыкта булган Күгәрчен авылындагы 7 еллык мәктәптә укый.

1933 елда Габдрахман бабай авылның Әхмәтов Гыйльметдин дигән кешесе белән Удмуртиянең Моҗга шәһәренә китә. Гыйльметдиннең кардәш тиешле кешеләре авылдан кулак дип куылып шунда яшәгән була.

Удмуртиядә бер урман хуҗалыгына эшкә урнашып, утын кисеп көн күрәләр. 4 ай эшләгәннән соң авылга кайта. 1934 елны авылга эшчеләрне вервовать итеп эшкә алып китәргә киләләр. Авылдан 10-20 кеше язылып Финляндияга Кандалакшага китәргә язылалар. Шәрәфиев Габдулла дигән кеше җитәкчелегендә юлга чыгалар. Ленинград шәһәренә барып төшкәч тә, Кандалакшадан качып кайтучы татар якташларын очыраталар, анда бармаска киңәш итәләр. Ленинград шәһәрендә сорашып, эш белешеп, Октябрьский тимер юлына эшкә урнашып, 6 ай эшли.

Авылга кайткач Габдрахман бабайны авыл советына чакыртып, Чистай шәһәренә авыл Советы хисапчылары, секретарьләре әзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Курсларны бетереп кайткач секретарь да, хисапчы да булып эшли ул.

1937 елда Габдрахман бабайны Кызыл-Йолдыз районына финанс бүлегенә страховой инспектор итеп күчерәләр.

1940 елның 2 гыйнварендә Габдрахман бабайны Армия хезмәтенә алалар. Сухой паеклар белән аш пешереп йөргәндә сугыш башланган дигән хәбәр килеп ирешә. Сугышның 4 нче көнендә Габдрахман бабай сугышка керә. 26.06.1941 көнне каты яралана. 1942 елның октябренә кадәр госпитальдә ята. Шуннан комиссия үткәреп Армия хезмәтенә яраксыз дип, II группа инвалид булып, кайтарып җибәрәләр.

1943 елда Юлсубинога кайткач" Яңа көч” исемендәге колхозга хисапчы итеп куялар. Габдрахман бабайны 1948 елда район башкарма комитеты авыл хуҗалыгы институтының колхозлар өчен кадрлар хәзерләү курсына укырга җибәрәләр.

1949 елның 6 февралендә Габдрахман бабайны" Яңа көч” колхозына рәис итеп сайлыйлар. Колхозның экономикасын күтәрү өчен суга электр станциясе төзергә кирәк дигән фикергә килә Габдрахман бабай. Авыл хуҗалыгы министрына хат яза. Бик күп тикшерүләр үткәннән соң, электр станциясе төзергә яраклы дигән җавап килә һәм электр станциясе төзелә. Колхозның производство тармакларына, терлекчелек биналарына, колхозчыларның өйләренә электр кертәләр. Район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып" Яңа көч” колхозы электр моторы белән такта яру эше җайга салына.

1950 елда радиостанция корып, авыл өйләренә радио нокталары куела. Электрлаштыргач һәм радиолаштыргач кичләрен урамнар яп-якты, читтән караганда авыл шәһәргә охшап кала. Һәр 5 көн саен колхозда эшләрнең барышы турында радиодан чыгышлар ясала. Электр станциясен эшләшуче Хәбибуллин Хикмәт, радионы эшләшуче Вәлиәхмәтов Хәмәтхан абыйлар була.

1959 елда Кызыл-Йолдыз районын бетереп Балык-Бистәсе районына кушалар. Шул елны кирпич заводы директоры булып эшли башлый.

1966 елда Габдрахман бабай Казанга күченеп китә. Балалары Казанда укыгач, аларга җиңелрәк булыр дип йорт сатып алалар.

Шәһәрнең Борисково поселыгында 10 нчы мунчага директор булып эшкә урнаша.

1976 елда" Татэнерго” ның җылылык челтәрендә эшли. 1978 елда пенсияга чыгып эштән китә, аннан соң Балтач авылына кайта. Авылга кайткач җаны-тәне белән гореф-гадәтләрне саклап калу, мәчетләрне яңадан халыкка тапшыру, татар телен үстерү, милләтебезне чәчәк аттыру, татар телен рус теле белән бергә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү кирәклеге турында үз фикерләрен җиткереп һәрдаим район газетасына мәкаләләр яза:

1." Бу начар гамәл түгел” - Габдрахман Файзуллин

Авыл офыклары газетасы 31.01.96 саныннан алып язылды

2." Намаз җәннәт ачкычы” - Габдрахман Файзуллин

Авыл офыклары газетасы 14.05.96

3." Мәчет төзеп кенә эш бетми” - Габдрахман Файзуллин

Авыл офыклары газетасы 14.01.96

4." Иван Грозный һәм Габдрахман абзый”

Татарстан хәбәрләре” газетасы Н.Акмал мәкаләсе 14.11.91

5." Үлгәннәрнең каберен белик” - Габдрахман Файзуллин

Авыл офыклары газетасы 13.09.95

6." Иманыбызга кайтыйк” - Габдрахман Файзуллин

Авыл офыклары газетасы 23.10.95

7." Җомга изге көнебез” - Габдрахман Файзуллин

Авыл офыклары газетасы 23.10.95

8." Ялгыш адым ясамыйк” - Габдрахман Файзуллин

Авыл офыклары газетасы 16.03.94

9." Уйланулар” - Габдрахман Файзуллин

Авыл офыклары газетасы 05.06.93

10." Җан савыксын” - Габдрахман Файзуллин

Авыл офыклары газетасы 12.11.92

Габдрахман бабайның бакыйлыкка күчкәненә дә хәйран вакыт узып китте. Үзе китсә дә аның исеме халык хәтерендә мәңге яшәр. Ул үзенә максат итеп куйган эшләрен тормышка ашырып китте. Мәчетбез халыкка тапшырылды. Авылыбызда 5 вакыт Азан моңы яңгырый.

Габдрахман бабабыз авылыбызның зыялы кешесе – безнең горурлыгыбыз. Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Равил абый Фәйзуллинның этисе бит ул безнең изге бабабыз.

Мәкалә Габдрахман Фәйзуллинның" Узган гөмеремнең чагылышы, киләчәккә теләгем” китабыннан алган мәгълүматлардан чыгып язылды.