Back

ⓘ Тын океан дәүләт университеты


Тын океан дәүләт университеты
                                     

ⓘ Тын океан дәүләт университеты

Тын океан дәүләт университеты - Хабаровск краеның административ үзәге Хабаровск шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Университетта 18 факультет, шул исәптән 1 өстәмә һөнәри белем бирү һәм 1 читтән торып уку факультеты бар. Югары уку йортында 17 меңнән артык кеше белем ала.

                                     

1. Тарих

1958 елның 29 мартында Хабаровск автомобиль-юл институты буларак оештырыла. Студентларны беренче кабул итү 150 кеше 4 белгечлек буенча башкарыла:

  • төзелеш һәм юл машиналары һәм җиһазлар.
  • автомобиль юллары,
  • автомобиль транспорты,
  • сәнәгать һәм гражданлык төзелеше,

1962 елның 12 июлендә Хабаровск политехника институты итеп үзгәртелә.

1992 елның декабрендә Хабаровск дәүләт техник университеты итеп үзгәртелә.

2005 елның 23 мартында Тын океан дәүләт университеты итеп үзгәртелә.

2015 елда Ерак Көнчыгыш дәүләт гуманитар университеты Тын океан дәүләт университетына кушылган хәзер ТОДУның Педагогика институты.

                                     

2. Рәсми атамалары

  • 2005 – Тын океан дәүләт университеты рус. ТОГУ
  • 1992 – Хабаровск дәүләт техник университеты рус. ХГТУ
  • 1958 – Хабаровск автомобиль-юл институты рус. ХабАДИ
  • 1962 – Хабаровск политехника институты рус. ХПИ
                                     

3. Факультетлар

  • Педагогика институтының башлангыч, мәктәпкәчә һәм дефектологик белем бирү факультеты
  • Табигатьтән файдалану һәм экология факультеты ФПЭ
  • Икътисад һәм идарә факультеты ФЭУ
  • Архитектура һәм дизайн институты ИАиД
  • Транспорт-энергетика факультеты ТЭФ
  • Педагогика институтының физик тәрбия факультеты
  • Педагогика институтының психология һәм социаль-гуманитар технологияләр факультеты
  • Социаль-сәяси технологияләр һәм коммуникацияләр институты ИСПТиК)
  • Өстәмә һөнәри белем бирү факультеты
  • Педагогика институтының табигать фәннәре, математика һәм ИТ-педагогика факультеты
  • Читтән торып уку факультеты ЗФ
  • Педагогика институтының көнчыгышны өйрәнү һәм тарих факультеты
  • Компьютер һәм фундаменталь фәннәр факультеты ФКФН
  • Автоматлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр факультеты ФАИТ
  • Педагогика институтының филология, тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара коммуникацияләр факультеты
  • Юридик институт ЮИ
  • Педагогика институтының сәнгать, реклама һәм дизайн факультеты
  • Инженерлык-төзелеш институты ИСИ
                                     

4. Сылтамалар

  • Журнал "МОЙ УНИВЕРСИТЕТ"
  • Сайт ТОГУ
  • Газета Тихоокеанского государственного университета "ТЕХНОПОЛИС"
  • Научный журнал "Вестник Тихоокеанского государственного университета"