Back

ⓘ Әл-Мөнбәр (газета)


Әл-Мөнбәр (газета)
                                     

ⓘ Әл-Мөнбәр (газета)

"Әл-Мөнбәр" газетасы - 1917 елда Петроградта чыккан татар милли-дини газетасы. Ул ислам дөньясы һәм бигрәк тә, Төркия турында күп яза.

                                     

1. Тарих

Беренче саны 1917 елның 24 декабрендә, "Әманәт" ширкәте типографиясендә басыла. Аның барлык саннары да шул ширкәт матбагасында нәшер ителә. Гәзит атнага бер тапкыр, 4 битле булып чыга. Һәр санында диярлек бик озын һәм имзасыз язылган өч-дүрт сәяси мәкалә урнаштырылган була.

Газетаның гомере кыска була, ул 1918 ел башында ябыла. Нашире - "Әманәт" ширкәте мөхәррире Муса Бигиев, актив язышучылары исә - Кәрим Сәгыйд һәм Әхмәт Таҗетдин.