Back

ⓘ Аваз (газета)


                                     

ⓘ Аваз (газета)

"Аваз" газетасының беренче саны 1917 елның 8 апрелендә, Казанда басыла. Газета үзенең максаты итеп эшчеләр мәнфәгатен яклауны куя. Девизы да: "Берләшеңез, бөтен дөньяның эшчеләре! Берләшүдә, көрәшүдә генә табарсыз үз теләкләреңезне!" була. Нигездә, татар сәүдә хезмәткәрләренең, ягъни приказчикларының тормышлары турында озын-озын мәкаләләр урнаштырылган. атнага ике тапкыр дүрт битле генә булып, барлыгы 37 саны чыга. Соңгысы декабрь аенда басыла 1917 ел. Нашире - "Казан сәүдә хезмәткәрләре бюросы", мөхәрире Шәһид Әхмәдиев булган.