Back

ⓘ Канзас


Канзас
                                     

ⓘ Канзас

Канза́с ингл. Kansas - АКШ мәркәзендә урнашкан штат, Урта көнбатыш штатларыннан берсе. Халык саны - 2.688 млн кеше 2000. Башкаласы - Топика шәһәре. Иң эре шәһәре исә Уичита каласы. Штатны шулай ук "милләтнең икмәк кәрзине" дип атыйлар: ул башка штатлар арасында бодайны җитештерү буенча беренче урында тора. Штат шигаре - "чәнечкеле үсемлек аша йолдызларга". Канзаста яшәгән индеецлар телендә штат исеме "көньяк җил кешеләре" дигәнне аңлата.

Штатның күпчелек өлешендә Бөек тигезлекләр урнаша, төньякта штат Небраска белән, көнчыгышта Миссури, көньякта Оклахома һәм көнбатышта Колорадо штатлары белән чиктәш. Регионның иң зур елгалары - Миссури һәм Арканзас.

1541 елда Канзас җирләрендә испан конкистадоры Коронадо була, аның артыннан монда француз тикшеренүчеләре килделәр. АКШ әлеге штатны Луизиананы сатып алу нәтиҗәсендә алган. Канзас АКШның 34 нче штаты булган.