Back

ⓘ Җыр


Җыр
                                     

ⓘ Җыр

Җыр - халык лирикасының иң таралган төре, сүз белән көйнең үзара үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган шигъри-музыкаль әсәр, яки, киң мәгънәдә алганда, шундый төр әсәрләрне белдерә торган жанр. Җырның төп функциясе - халыкның һәм шәхеснең рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру.

Җырлар әдәби профессиональ яки халык җырлары була алалар. Габдулла Тукай халык җырларын "халык күңеленен көзгесе" дип атаган.

                                     

1. Татар халык җырлары

Функцияләренә, иҗтимагый-эстетик вазифаларына карап, татар халык җырларын дүрт төркемгә бүләләр:

  • Уен-бию җырлары
  • Лирик җырлар
  • Тарихи җырлар
  • Йола җырлары

Тематикаларына һәм эчтәлекләренә карап лирик җырлар үзләре ике төркемгә бүленәләр:

  • Көнкүреш җырлары
  • Иҗтимагый-социаль җырлар