Back

ⓘ Гыйлем (проект)


Гыйлем (проект)
                                     

ⓘ Гыйлем (проект)

"Гыйлем" - татар телендәге фәнни-популяр интернет-проект. Төрле фәннәр, технологиялар турында актуаль һәм хакыйкый мәгълүмат яктырту, төрле фән өлкәләрендәге белем сыйфатын арттыру, шуңа мультимедиа ресурсларын әзерләү аның төп максатлары булып тора.

                                     

1. Тарих

"Гыйлем" проекты 2014 елда Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында оештырыла. 2015 елның октябреннән проект КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлый. Шул ук елдан балалар һәм яшүсмерләр журналы "Ялкын" үзенең битләрендә яңа "Гыйлем" рубрикасын ачып җибәрә. 2016 елның гыйнварында "Гыйлем" берләшмәсенең сайты.tatar доменына күчә. Шул ук елның октябрендә "Хәлбуки" лекторие даими үткәрелә башлый, TED Ed анимацияләре татар телендә чыгарыла, "Татарстан" радиосында фәнни-популяр тапшырулар урын ала.

                                     

2. Тасвирлама

Бүгенге көндә проектның хәзинәсендә йөзләгән фәнни-популяр мәкаләләр, видеоматериаллар, инфографика, XKCD һәм ZenPencils комикслары, китаплар, җәмгыятьнең төрле катламнарына кызык булган җитди темаларга татарча лекторийлар һәм үзенчәлекле зәвыклы бренд продукциясе.

Проектның беренче көннәрендә аның кысаларында мәктәп укучылары гына хезмәт иткән. Әкренләп проект даирәсе шактый киңәйгән, бүгенге көндә проект кысаларында Татарстан, Русия һәм чит илләрдә белем алучы студентлар, укучылар, укытучылар, галимнәр һәм күпсанлы ихтыярилар хезмәт итә. "Гыйлем" проекты белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре, Математика һәм механика институты галимнәре һәм Бионанотехнологияләр лабораториясе хезмәткәрләре, Башкортстан тире-венерология диспансеры медицина профилактикасы бүлеге башлыгы М. Хәйдәров тә хемәттәшлек итә.

"Гыйлем" нең фәнни эшчәнлеге ВКонтакте, Facebook, Instagram сәхифәләрендә, рәсми сайтта, "Ялкын" журналының махсус рубрикасында укучыга ачык.