Back

ⓘ Коронавируслар


Коронавируслар
                                     

ⓘ Коронавируслар

Коронавируслар - 2020 елның гыйнварына үз эченә 40 төрле вирусны алучы гаиләлек, ике асгаиләлеккә берләштерелгән. Вирус кешедән тыш, мәчеләргә, этләргә кошларга, дуңгызларга, куяннарга, мөгезле эре терлеккә дә йогарга мөмкин.

Беренче тапкыр 1965 елда табыла.

2002 елга кадәр коронавируслар кешедә авыр булмаган үткен респиратор инфекция китереп чыгара торган инфекцион агентлар булып саналган.

2002 елның ахырында авыр атипик пневмония китереп чыгаручы SARS-CoV коронавирусы килеп чыкты. Атипик пневмония эпидемиясе 37 илгә таралды, эпидемия дәверендә 8000нән артык очрак теркәлде, 774 очрак үлем белән тәмамланды. 2004 елдан соң SARS-CoV китереп чыгарган атипик пневмония очраклары кабатланмады.

2012 елда дөнья MERS-CoV дип аталган яңа коронавирус белән очрашты. Betacoronavirus гаиләсенә караган бу вирус Якын Көнчыгыш респиратор синдромы дип исемләнгэн авыруның ярсыткычы булып тора. 2012 елдан башлап 2020 елнын 31 гыйнварына кадәр 2519 Якын Көнчыгыш респиратор синдромы очрагы теркәлгән, аларның 866сы үлем белән тәмамланды.

2019 елның ахырында Кытай Халык Республикасында коронавируснын кеше очен хәвефле яңа төре хасил булды. Халыкара вируслар таксономиясе комитеты 2020 елның 11 февралендә аны SARS-CoV-2 дип исемләде. Кешедә бу вирус китереп чыгаручы авыруга шул ук көнне Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы COVID-19 "Coronavirus disease 2019" дип исем бирде.

                                     

1. Төзелеше

Геном бер чылбырлы +РНК белән тасвирлана. Нуклеокапсид аксым мембранасы һәм коронага таҗга охшаган энә сыман үсентеләр чыгып торган тышкы катлам белән уратылган.

                                     

2. Таксономия

Коронавируслар гаиләлеге ике асгаиләлектән, 40 төрдән тора:

  • Coronaviridae
  • Letovirinae
  • Alphaletovirus
  • Milecovirus
  • Microhyla letovirus 1
  • Colacovirus
  • Bat coronavirus CDPHE15
  • Orthocoronavirinae
  • Alphacoronavirus
  • Bat coronavirus HKU10
  • Rhinolophus ferrumequinum alphacoronavirus HuB-2013
  • Decacovirus
  • Duvinacovirus
  • Human coronavirus 229E
  • Lucheng Rn rat coronavirus
  • Luchacovirus
  • Ferret coronavirus
  • Minacovirus
  • Mink coronavirus 1
  • Miniopterus bat coronavirus HKU8
  • Miniopterus bat coronavirus 1
  • Minunacovirus
  • Myotis ricketti alphacoronavirus Sax-2011
  • Myotacovirus
  • Nyctacovirus
  • Nyctalus velutinus alphacoronavirus SC-2013
  • Pedacovirus
  • Scotophilus bat coronavirus 512
  • Porcine epidemic diarrhea virus
  • Rhinacovirus
  • Rhinolophus bat coronavirus HKU2
  • Human coronavirus NL63
  • Setracovirus
  • NL63-related bat coronavirus strain BtKYNL63-9b
  • Tegacovirus
  • Alphacoronavirus 1
  • Embecovirus
  • Human coronavirus OC43
  • Betacoronavirus 1
  • Betacoronavirus
  • Murine coronavirus
  • Human coronavirus HKU1
  • China Rattus coronavirus HKU24
  • Hibecovirus
  • Bat Hp-betacoronavirus Zhejiang2013
  • Hedgehog coronavirus 1
  • Middle East respiratory syndrome-related coronavirus
  • Pipistrellus bat coronavirus HKU5
  • Tylonycteris bat coronavirus HKU4
  • Merbecovirus
  • Nobecovirus
  • Rousettus bat coronavirus GCCDC1
  • Rousettus bat coronavirus HKU9
  • Severe acute respiratory syndrome-related coronavirus
  • 2019-nCoV
  • Sarbecovirus
  • Wigeon coronavirus HKU20
  • Deltacoronavirus
  • Andecovirus
  • Buldecovirus
  • Munia coronavirus HKU13
  • Bulbul coronavirus HKU11
  • White-eye coronavirus HKU16
  • Coronavirus HKU15
  • Night heron coronavirus HKU19
  • Herdecovirus
  • Common moorhen coronavirus HKU21
  • Moordecovirus
  • Gammacoronavirus
  • Cegacovirus
  • Beluga whale coronavirus SW1
  • Igacovirus
  • Avian coronavirus