Back

ⓘ Русиянең Футбол Премьер-Лигасы


                                     

ⓘ Русиянең Футбол Премьер-Лигасы

Россиянең Премьер-лигасы - Россиянең футбол системасында югары дивизион. Бәйгедә 16 команда катнашалар. Бәйге бетүеннән соң, 2 соңгы урын алган командалары Россиянең Беренче дивизионга китәләр.

1992-1997 елларда Югары лига Высшая лига дип аталды, 1998 елда Югары дивизион га исемен алмаштырды.

1992-2010 елларда чемпионат "яз - көз" система буенча уйнады. 2010 елда чемпионатның үткәрү системасы үзгәртте: егерменче Россиянең чемпионаты 2011 елның мартта башлана, ә 2012 елның маенда тәмамлана. Алдагы чемпионатлар "көз - яз" система буенча уйнаячак.

Хәзерге вакытта чемпион - "Зенит".

                                     

1. Тарих

ССРБ таркалудан элекке совет республикалар мөстәкыйль футбол чемпионатларны үткәрә башладылар. ССРБның югары лигада Россиядан алты клуб бар иде, ләкин яңа чемпионат үткәрү өчен бу бик аз иде. Шуңа күрә беренче Россия чемпионатка ССРБның беренче лигадан 12 команда кушылган. Турнирда уйнаган төркемнәр саны 1993 елда 18 төркем кдәр кыскартты, 1994 елдан - 16 төркем кадәр 1996 - 1997 елларда турнирд яңадан 18 төркем катнаша иде.

Беренче унъеллыкта 1991 - 2001 Спартак футбол төркеме 9 тапкыр җинеп чыкты 1995 елда чемпионтта "Спартак-Алания" төркеме җиңде.

Россия чемпионатларда барлык 40 төркем катнашты: Мәксәүдән - 7, Краснодар крайдан - 4, Татарстаннан - 2Рубин һәм КАМАЗ, башка регионнардан 27 клуб катнашты.

Титул спонсорлары

  • 2006‒2010 - Росгосстрах Россиянең чемпионаты
  • 1997‒2000 - Pepsi Россиянең чемпионаты
  • 2011 елдан - СОГАЗ Россиянең чемпионаты
  • 1995‒1997 - Stimorol Россиянең чемпионаты