Back

ⓘ Суфичылык


Суфичылык
                                     

ⓘ Суфичылык

Татарларга 1552 елга кадәр Әхмәт Йәсәви тәрикатенең йогынтысы зур була. Кол Гали, шәех Кол Шәриф - "ясәви" тәрикатеннән булалар. 1552 елдан Мөхәммәд шәех Нәкышбәнднең тәрикате тарала. Габдерәхим Утыз Имәни, Курсави, Мәрҗани - Нәкышбәндия тәрикатеннән булалар. Шәех Мөхәммәд Нәкышбәнд Бохара шәһәрендә күмелгән хәзерге Үзбәкстан. Нәкышбәндия тәрикате - шулай ук дөньяда иң таралган тәрикатьләрдән санала.

Төркиядә яшәүче шәех Мәхмүд Остагосманоглу әл-Уфи Нәкышбәндия тәрикатенең мәшһүр шәехләреннән берсе булып тора.

Суфичылык теориясе күп гасырлар дәвамында эшкәртелә бара. XII гасырда Мөхәммәд Газалиның дини реформаларыннан соң, суфичылык ортодоксаль ислам тарафыннан таныла. Суфичылык идеологиясе Көнчыгышның мәшһүр шагыйрьләре Руми, Хафиз, Җами, Газали һ. б. иҗатында да урын ала. XIX-XX гасырларда исламны үзгәртеп корырга тырышучылар, суфичылыкны тәнкыйть итеп, суфиларның хокукларын киметү эшен башлыйлар. Мондый гамәлләр бигрәк тә XX гасырның 20 нче елларында Төркиядә эшкә җигелә. Элеккеге СССРда суфичылыкка урын калмый, әлбәттә. Хәзерге заманда суфичылык Пакистанда җирлек таба әле. Суфичылык - социаль һәм рухи яктан караганда, әлбәттә тискәре күренеш. Ул кешенең җәмгыять эшендә катнашуын чикли, шәхесне бар нәрсәгә риза, күндәм, һичнинди идеалсыз, максатсыз җан иясенә әверелдерә.