Back

ⓘ Литва Евровидениедә


Литва Евровидениедә
                                     

ⓘ Литва Евровидениедә

Литва - Евровидение җыр бәйгесендә 19 тапкыр катнашты. 1994 елда беренче тапкыр ил данын - җырчы Овидиүс Вишняускас яклады.Ул соңгы 25 нче урынны алды. 2006 елда Литва эстрадасы йолдызлары LT United "We are the winners" җырлары белән проектта иң яхшы чыгыш ясады. 2012 елда Донни Монтелл ярымфиналда өченче урынны алды, әмма финалда җиңмәде. 2016 елда Монтелл яңадан катнашты һәм ярымфиналда 4 нче урынны алды. Финалда ул 9 нчы урынны алды һәм 200 очко җыйды, бу - Литваның катнашу тарихында иң күп җыйган вәкиле.

19 ел эчендә Литва финалда 834 балл җыйды, ә ярымфиналда - 1070 баллга лаек булды.

Литвадан башкаручылар, гадәттә, инглиз телендә җырлар тәкъдим иттеләр, бары тик 1994 һәм 1999 елларда алар Литва телендә җырладылар.