Back

ⓘ Фазыл Шиапов


                                     

ⓘ Фазыл Шиапов

Туган илем, үскән җирем, Йөрәгемә ял бирә. Яшим синдә, яшәп туймыйм Сине сөйгәнгә күрә. Миргасыйм Әфләтунов Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән байый, тулылана, ачыграк төс ала. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше, күренекле шәхесләре – болар барысы да кече яшьтән үк безнең тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Аңыбызда һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Кешелекнең иң югары кыйммәткә ия булган сыйфатларыннан берсе дә, мөгаен, Туган илеңә, төбәгеңә, йортыңа булган тирән мәхәббәттер. Туган ягым!. Нигә син шулкадәр йөрәккә якын, күкрәкләргә кысып сөярлек газиз икән?! Синдә искән җилләр дә назлырак, һавасы да сафрак, кешеләре дә мәхәббәтлерәк. Әйе, һәркем өчен үз төбәгеннән дә матуррак, гүзәлрәк җир юк шул. Минем өчен дә нәкъ шулай. Өзелеп яратам үз туган ягымны, ямьле табигатемне, хезмәт сөючән ш...