Back

ⓘ Калкулык


Калкулык
                                     

ⓘ Калкулык

Калкулык, түбә, шулай ук уба - биеклеге чагыштырмача зур булмаган, сөзәк, гадәттә битләүләре кәс белән капланган, түгәрәк яки оваль формадагы уңай рельеф формасы.

                                     

1. Ясалма калкулыклар

Җир йөзендә кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә ясалма калкулыклар да булдырылган.

Дөньядагы иң эре ясалма калкулык - София тавы de - Төньяк Рейн-Вестфалиядә Алмания RWE Power АҖ тарафыннан чыгарылучы соры күмер шахтасыннан өскә чыгару нәтиҗәсендә барлыкка килгән ясалма калкулык.

Беренче Цинь императоры төрбәсе en Кытай. Әлеге төрбә безнең эрага кадәр 246 - 208 елларда 38 елдан артык төзелгән. 76 метрлы курган астында утыртылган пирамида формасында урнашкан.

Силбери-Һилл en - Бөекбританиядәге Уилтшир графлыгындагы 40 м биеклектәге ясалма калкулык, Яңа таш гасыр чоры корылмасы.

Монкс-Маунд en - АКШның Иллинойс штатында урнашкан балчык корылма. Безнең эраның 900-1100 еллары аралыгында корылган.

                                     

2. Калкулыклар

  • Сарапул калкулыгы
  • Ослан таулары
  • Тәтеш таулары
  • Можга калкулыгы
  • Ундыр калкулыгы
  • Сөйки таулары
  • Югары Чулман калкулыгы
  • Чуртан таулары
  • Идел буе калкулыгы
  • Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы
  • Смоленск-Мәскәү калкулыгы
  • Богородское таулары