Back

ⓘ Балалар өчен Eurovision җыр бәйгесе


Балалар өчен Eurovision җыр бәйгесе
                                     

ⓘ Балалар өчен Eurovision җыр бәйгесе

Балалар Eurovision җыр бәйгесе - ел саен үткәрелә торган телевизион бәйге. Анда ЕВСка кергән дәүләтләрдән берәр җырчы бала катнаша. Eurovision җыр бәйгесе аналогы, ләкин бәйгедә, аннан аермалы буларак, 15 яшькә кадәр балалар катнашалар. Конкурс бөтен Европа терреториясендә, кайбер бүтән материкларда телевидение һәм радио буенча, шулай ук Интернетта турыдан-туры эфирда күрсәтелә.

                                     

1. Тарих

Беренче бәйге 2003 елда оештырыла. Башта оештыруда скандинавия телеканаллары катнашканнар, ләкин соңрак алар "MGP Nordic" бәйгесен оештыруга күчтеләр һәм Балалар өчен Eurovision җыр бәйгесен оештырудан туктадылар. Шул вакыттан бәйгене үзендә үткәрүче ил оештырыла ул алдан сайлана.

2004 елдан 2010 елга кадәр үтәүче супервайзер Сванте Стокселиус була. 2010 - 2012 елларда үтәүче продюссер ролен Белтелерадиокомпания рәисе урынбасары Александр Мартыненко үтиячәк.

                                     

2. Кагыйдәләр

Бәйге кагыйдәләре олылар өчен Eurovision җыр бәйгесенә нигезләнгәннәр, ләкин, шул ук вакытта, аермалар да бар.

Бәйге болай үздырыла:

  • Иң күп балл җыйган ил җиңүче дип санала.
  • Шулай ук профессиональ жюри дә тавыш бирә.
  • Бәйгедә катнашучы барлык илләр төрле ысуллар белән үзенең җырчысын һәм җырын сайлый. Бәйгедә 10 яшьтән 15 яшькә кадәр 2007 елга кадәр - 8 - 15 яшьтәгеләр катнаша алалар.
  • Барлык илләрнең җырчылары бер тапкыр төре тавыш белән җырлыйлар җырчы тавышы алдан языла алмый.
  • Барлык илләр спутник аша үзләренең нәтиҗәләрен җибәрәләр.
  • Барлык тавышлар илләр буенча кушыла.
  • Беренче катнашучы җырлый башлагач тамашачы тавыш бирүе башлана. Тавыш бирүдә турыдан-туры эфирда караучы һәм бәйгедә катнашучы илләр генә катнаша ала. Тамашачылар аларга иҗ ошаган җырга тавыш бирәләр. Үз җырчыларына тавыш бирә алмыйлар. Тавыш бирү ике тапкыр кыска кабатлаудан соң туктатыла олылар бәйгесендә актык җырчыдан 15 минут үткәч туктатыла.