Back

ⓘ Төркем:Татарстан байраклары


                                               

Казан шәһәренең байрагы

Русия Федерациясе Татарстан Җөмһүриятенең башкаласы Казан шәһәренең байрагы. Казан шәһәренең байрагы тукымасына Казан шәһәренең гербы төшерелгән, шуңа күрә байрак классик герблы флаглар исәбенә керә.

                                               

Мөслим районы байрагы

Мөслим районы байрагы - Татарстанның Мөслим районы рәсми символларының берсе. Байрак турында нигезләмә һәм байракның тасвирламасы 2006 елның 22 ноябрендә Мөслим муниципаль районы район шурасының XI сессиясе карары белән раслана. РФ дәүләт геральдика регистрына 2874нче сан белән, Татарстанның геральдика реестрына 89нчы сан белән теркәлгән.

                                               

Сарман районы байрагы

Сарман районы байрагы - Татарстанның Сарман районы рәсми символларының берсе. Байрак турында нигезләмә һәм байракның тасвирламасы 2006 елның 2 мартында Сарман муниципаль районы район шурасының 52нче карары белән раслана. РФ дәүләт геральдика регистрына 2294нче сан белән, Татарстанның геральдика реестрына 43нче сан белән теркәлгән.

                                               

Түбән Кама районы байрагы

Түбән Кама районы байрагы - тану-хокукый билге, муниципаль берәмлекнең рәсми символы булып хезмәт итә. Түбән Кама муниципаль районы шурасының 2006 елның 9 июнендәге 25нче санлы карары нигезендә расланган. Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2400нче сан белән кертелгән. Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 61нче сан белән кертелгән.

                                               

Яр Чаллы шәһәре байрагы

Яр Чаллы шәһәре байрагы Яр Чаллы шәһәре халык депутатлары шурасының 2005 елның 17 мартындагы 31/5 нче карары нигезендә расланган. Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 1820 нчы сан белән кертелгән. Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 14 нче сан белән кертелгән.