Back

ⓘ Лондон конвенциясе (1871)


                                     

ⓘ Лондон конвенциясе (1871)

1871 елгы Лондон конвенциясе - Австро-Венгрия, Бөекбритания, Госманлы империясе, Италия, Пруссия, Россия империясе, Франция тарафыннан Кара диңгез бугазлары Босфор һәм Дарданелларның статусын билгеләүче килешү. 1870 елда, Россия империясе 1856 елгы Париж солыхының аңа Кара диңгездә хәрби флот тотуны тыючы бүлеген үтәүдән баш тарткач, төзелә.

                                     

1. Тарих

1871 елның 1 13 мартында Лондонда кул куела.

Конвенция

  • Төркиягә үзенең хәрби карабларын Дунай елгасына җибәрергә рөхсәт бирелә.
  • Россия империясенең берьяклы кабул иткән карарын раслап, Кара диңгездәге хәрби-диңгез флотын көчәйтергә рөхсәт бирә.
  • Барлык илләрнең сәүдә карабларына Кара диңгезгә үтеп йөрергә рөхсәт ителә.
  • Төркиянең, 1856 елгы Париж солыхының шартлары нигезендә, тыныч вакытта дус илләрнең карабларын үткәрә алу хокукын таный.
  • Кара диңгез бугазларын хәрби караблар узу өчен ябык дип игълан итә.

Конвенция 1878 елгы Берлин трактатының 63нче маддәсе белән ныгытыла.

Кара диңгез бугазлары статусы Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы үзгәрешсез кала.

                                     

2. Әдәбият

  • Webster Ch. The foreign policy of Palmerston, 1830-1841: Britain, the liberal movement and the Eastern Question. Vol. 1-2. N.Y., 1969.
  • Мартенс Ф.Ф. Собрание трактатов и конвенций, заключенных Россиею с иностранными державами. Т. 12. СПб., 1898; Т. 15. СПб., 1909.
  • Daly J. Russian seapower and "The Eastern Question", 1827-41. Basingstoke, 1991.
  • Сборник договоров России с другими государствами, 1856-1917. М., 1952.
  • Восточный вопрос во внешней политике России, конец XVIII и начало XX в. М., 1978.
  • Дранов Б.А. Черноморские проливы Международно-правовой режим. М., 1948.