Back

ⓘ 2004 елгы Аурупа футбол чемпионаты


2004 елгы Аурупа футбол чемпионаты
                                     

ⓘ 2004 елгы Аурупа футбол чемпионаты

2004 елгы Аурупа футбол чемпионаты - 2004 елда узган уникенче УЕФА Аурупа футбол чемпионаты. Чара 12 июньнән 4 июльгә кадәр Португалиянең сигез шәһәрендә үткәрелгән.

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан. Латвия милли футбол җыелмасы Аурупа чемпионтларында беренче тапкыр катнашкан.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар "җиңелгән очракта төшеп калу" системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Чемпионатның 31 уенында 77 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Милан Барош Чехия - 5 туп.

Финалда Греция җыелмасы Португалияне 1:0 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Аурупа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урынны Нидирлан һәм Чехия җыелмалары бүлешкән.