Back

ⓘ 1990 елгы дөнья футбол чемпионаты


                                     

ⓘ 1990 елгы дөнья футбол чемпионаты

1990 елгы дөнья футбол чемпионаты - 1990 елда узган ундүртенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 8 июннән 8 июлгә кадәр Италиянең унике шәһәрендә үткәрелгән.

Ярышта 24 җыелма такым катнашкан, шуларның 14 - Аурупадан, 4 - Көньяк Америкадан, 2 - Төньяк Америкадан, 2 - Африкадан, 2 - Азиядән. Канада, Дания һәм Гыйрак милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 24 такым алты төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар һәм иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәткән 4 өченче урын алган такым "җиңелгән очракта төшеп калу" системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 52 уен уйналган, 115 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Сальваторе Скиллачи Италия - 6 туп, Томаш Скуһравы Чехословакия - 5 туп.

Финалда Көнбатыш Алмания җыелмасы Аргентинаны 1:0 исәбе белән җиңеп, өченче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Италия футбол җыелмасы Англияне 2:1 исәбе белән җиңгән.