Back

ⓘ 1986 елгы дөнья футбол чемпионаты


1986 елгы дөнья футбол чемпионаты
                                     

ⓘ 1986 елгы дөнья футбол чемпионаты

1986 елгы дөнья футбол чемпионаты - 1986 елда узган унөченче ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 31 майдан 29 июнгә кадәр Мексиканың тугыз шәһәрендә үткәрелгән.

Ярышта 24 җыелма такым катнашкан, шуларның 15 - Аурупадан, 4 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 2 - Африкадан, 2 - Азиядән. Канада, Дания һәм Гыйрак милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 24 такым алты төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар һәм иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәткән 4 өченче урын алган такым "җиңелгән очракта төшеп калу" системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 52 уен уйналган, 132 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Гари Линекер Англия - 6 туп, Диего Марадона Аргентина, Карека Бразилия, Эмилио Бутрагеньо Испания - 5 туп.

Финалда Аргентина җыелмасы Көнбатыш Алманияне өстәмә вакытта 3:2 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Франция футбол җыелмасы Польшаны өстәмә вакытта 4:2 исәбе белән җиңгән.