Back

ⓘ Анастасия (1997 фильм)


                                     

ⓘ Анастасия (1997 фильм)

"Анастасия" - Fox Animation Studios ширкәте ясаган, тулы метражлы АКШ мультфильмы.

Русия империясенең соңгы императоры Николай II кызы Бөек кенәзбикә Анастасия Николаевнаның гаиләсе белән бергә бәлшәвикләр тарафыннан 1918 елның июлендә үтерелүдән могҗизави килеш качып, соңрак Париждагы туганнары янына юл таба алуы турындагы риваять буенча төшерелгән американ мультфильм.

Мультфильм буенча төп начар персонаж буларак Григорий Распутин тасвирлана. Феликс Юсупов тарафыннан үтерелүе сүзгә алынмый, ләкин Нева елгасы бозы астына төшеп тормыштан китүенә карамастан, ахирәттән дә рухы Анастасиягә начарлык кылганы күрсәтелә.

Мультфильм язылган музыкасы аркасында Оскар премиясенә номинацияләнә, ләкин Титаникка оттыра; башка премияләр номинанты һәм җиңүче була. Рус телендәге премьерасы 1998 елның 13 март көнендә ясала, татар телендә дубляж ясалмаган.