Back

ⓘ Тубуаи


Тубуаи
                                     

ⓘ Тубуаи

Тубуаи утраулары яки Острал утраулары - Тын океандыгы утраулар төркеме. Җәмгыять утрауларыннан көньяктарак урнашкан, 5 утраудан гыйбарәт. Француз Полинезиясе составында.

Мәйданы - 174 км². Утрауларның күпечелеге вулканнар эшчәнлеге нәтиҗәсендә пәйда булган, иң биек ноктасы - 435 м. Тропик пассатлы климат. һинд чикләвеге пальмасы, банан плантацияләре бар. Төп шәһәр - Матаура.

Утрауларны 1777 елда инглиз диңгез сәяхәтчесе Җ. Кук кәшеф иткән.