Back

ⓘ Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы

Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы
                                     

ⓘ Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы

Татарстан Җөмһүрияте Куркынычсызлык Киңәше - Татарстан Республикасы президенты каршындагы консультатив орган.

                                     

1. Тарих

1999 елда Татарстан Республикасы президенты указы нигезендә төзелгән. Утырышлары Куркынычсызлык Киңәше рәисе тарафыннан раслана торган планнар буенча даими нигездә үткәрелә. Кирәк булган очракта чираттан тыш утырышлары үткәрелергә мөмкин.

                                     

2. Фәнни шура

Татарстан Җөмһүриятенең Куркынычсызлык Киңәшенә үзенең бурычлары һәм функцияләрен нәтиҗәле төстә гамәлгә ашыру, дәүләт хакимияте органнарына тәкъдимнәр һәм киңәшләр әзерләүдә фәннилекне тәэмин итү максатында Куркынычсызлык Шурасы каршында фәнни шура төзелгән.

                                     

3. Максат

Кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклауда, Татарстан Республикасы конституциясе һәм законнарының үтәлүенә ирешүдә Татарстан Республикасы президентына вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү.

                                     

4. Киңәш бирүче орган

Шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иң мөһим мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләләрендә Татарстан президенты, Татарстан Дәүләт Шурасы, Татарстан министрлар кабинетының карарларын әзерләүне, иминлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәте уздыруда тәкъдимнәр эшләүне гамәлгә ашыручы консультатив орган булып тора.

                                     

5. Төп бурычлары

  • Иминлек объектларына янаган икътисадый, мәгълүмати, экологик куркынычларны ачыклау һәм фаразлау.
  • Татарстан Республикасы иминлеген тәэмин итү стратегиясенең төп юнәлешләрен эшләү һәм аны тәэмин итү буенча республика программалары әзерләүне оештыру.
  • Иминлек тәэмин итү өлкәсендә кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыру барышында дәүләт органнары эшчәнлеген координацияләү буенча тәкъдимнәр эшләү һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү.
  • Гражданнарның тормышына һәм иминлегенә яисә конституцион корылышка турыдан-туры яный торган хәлләрне анализлау, Татарстан президенты тарафыннан "Гадәттән тыш хәл турында" федераль закон нигезендә гадәттән тыш хәл кертү, озайту яисә бетерү турында Россия Федерациясе президенты каравына тәкъдим кертү максатында, Татарстан Республикасында яисә аның аерым урыннарында гадәттән тыш хәл кертү, аны озайту яисә бетерү ихтыяҗын нигезләгән документ әзерләү.
  • Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм аларны бетерүне оештыру буенча оператив тәкъдимнәр әзерләү.
  • Шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча карарлар кабул итү өчен Татарстан президентына, Татарстан Дәүләт Шурасына, Татарстан министрлар кабинетына тәкъдимнәр әзерләү.
                                     

6. Составы

Куркынычсызлык Шурасы составын Татарстан президенты раслый.

Рәисе

  • Куркынычсызлык Шурасы рәисе - Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, Татарстан Республикасы президенты.

Рәис урынбасарлары

  • Алексей Песошин, Татарстан премьер-министры.
  • Мөхәммәтшин Фәрид Хәйрулла улы, Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе.

Сәркатибе

Куркынычсызлык Шурасы эшчәнлеген Татарстан президенты билгеләп куя торган Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе тәэмин итә.

  • Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе - Шәфигуллин Айрат Радин улы.
                                     

6.1. Составы Рәисе

  • Куркынычсызлык Шурасы рәисе - Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, Татарстан Республикасы президенты.
                                     

6.2. Составы Рәис урынбасарлары

  • Алексей Песошин, Татарстан премьер-министры.
  • Мөхәммәтшин Фәрид Хәйрулла улы, Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе.
                                     

6.3. Составы Сәркатибе

Куркынычсызлык Шурасы эшчәнлеген Татарстан президенты билгеләп куя торган Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе тәэмин итә.

  • Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе - Шәфигуллин Айрат Радин улы.
                                     

6.4. Составы Әгъзалары

  • Артем Хохорин, ТР буенча эчке эшләр министры.
  • Марат Әхмәтов, ТР премьер министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
  • Лариса Глухова, ТР юстиция министры.
  • Радик Гайзатуллин, ТР финанс министры.
  • Ринат Тимерҗанов
  • Мәкзүм Сәләхов, КПФУ президенты.
  • Минсәгыйть Шакиров, ТР муниципаль берәмлекләре шурасы рәисе.
  • Рафис Хәбибуллин, ТР гражданнар саклануы һәм гадәттән тыш хәлләр министры.
  • Әсгать Сәфәров, ТР президенты администрациясе җитәкчесе.
  • Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР премьер-министрының беренче урынбасары.
  • Динар Хәмитов, РФ федераль хәвефсезлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы.
  • Сергей Погодин, ТР хәрби комиссары.
  • Павел Николаев
  • Роман Шәйхетдинов, ТР премьер министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.
  • Гадел Вафин, ТР сәламәтлек саклау министры.
  • Фәрхәт Хөснетдинов, ТР конституция суды рәисе.
  • Илсур Мәтшин, Казан мэры.
  • Мидхәт Шаһиәхмәтов, РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары- Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча бүлекчәсе-милли банк идарәчесе.
  • Минтимер Шәймиев, ТР дәүләт киңәшчесе.
  • Фаяз Шабаев, РФ наркотиклар әйләнешен күзәтчелек итү федеераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →