Back

ⓘ Азор утраулары


Азор утраулары
                                     

ⓘ Азор утраулары

Азор ороллари - Атлантик океанының төньяк өлешендәге архипелаг. Пиреней ярымутравыннан көнбатышта. Португалия составында.

9 эре утрау һәм килеп чыгышы вулканик булган берничә рифлардан гыйбарәт. Көнбатышта көнчыгышка якынча 600 кмга сузылган. Мәйданы 2.3 мең км². Рельефы таулы, биеклек 2351 метргача Пику утравындагы Пику тавы. Җир тетрәүләр еш була.

Субтропик диңгез климат; гыйнварның уртача температурасы +14°С, июльнең температурасы +22°С; елгы як. 800 мм явым төшә.

1431 - 53 елларда бирегә португаллар килеп урнашканнар. Халык цитрус үсемлекләр үстерү, йөземчелек, ананас, банан җитештерү белән шөгыльләнә.

Төп портлар: Понта-Дельгада, Орта.