Back

ⓘ УЕФА Чемпионнар лигасы


УЕФА Чемпионнар лигасы
                                     

ⓘ УЕФА Чемпионнар лигасы

УЕФА Чемпионнар лигасы - УЕФА канаты астында үткәрелә торган Аурупада иң абруйлы клубара турнир.

Ярышның беренче үткән 1955/56 сезоныннан 1990/91 сезонга кадәр Аурупа чемпионнары кубогы дип аталган. 1991/92 сезонда исә ярыш "Amstel чемпионнар лигасы" исемен алды һәм форматны үзгәртелде - плей-офф этабына төрекем этабы барлыкка килгән. 1992/93 сезоннан башлап, хәзерге исемен йөртә.

                                     

1. Ярыш тәртибе

Турнирдагы урыннар саны УЕФА коэффициентлар җәдвәлендә урынына күрә билгеләнә:

  • 4-6 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 3 такым вәкил булып катнаша;
  • 16-54 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 1 такым вәкил булып катнаша.
  • 1-3 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 4 такым вәкил булып катнаша;
  • 7-15 урыннарны биләүче ассоциацияләрдән 2 такым вәкил булып катнаша;

Турнир берничә этаптан тора һәм дурт сайлап алу раундыннан башлана. Такымнар 2 уен өйдә һәм кунакта үткәрергә тиеш. Ике очрашу суммасында җиңгән такым киләсе раундка үтә. Сайлап алу раундларны үткән такымнар турыдан-туры төркем этабына үткән такымнар белән төркем этабына керәләр. Шобага нәтҗәләре буенча, 32 такымны 8 төркемгә бүләләр. Төркем этабында 1-нче яки 2-нче урынны алган такымнар плей-оффка чыгалар. 3-нче урынна алган такым Аурупа лигасының 1/16 финалына китә. 1/8 финалда көндәшләрне жирәбә ысулы белән билгеләнәләр. Аның тәртибе буенча:

  • Бер ил вәкилләре һәм бер төркемнән чыккан такымнар бер-берсенә каршы уйный алмыйлар.
  • Төркемдә 1-нче урынын аглан такымнар башка төркемә 2-нче урынын алган такым белән очрашв.
  • 1-урынны алган такымнар беренче уенны кунакта уйныйлар.

Такымнар 2 уен өйдә һәм кунакта үткәрәләр, уеннарның нәтиҗәләре буенча, бер такым 1/4 финалга юл ала. Чирек финалда җиңүчеләр ярым финалга үтәләр, финал уены исә нейтраль мәйданында үткәрелә. Ул УЕФА комиссиясе тарфыннан алдан ук гариза биргән дәгъвачылар арасыннан сайлана. Стадион УЕФА рейтингы буенча 5 йолдызына ия булырга тиеш.