Back

ⓘ Хәбәшстан тарихы


                                     

ⓘ Хәбәшстан тарихы

Хәбәшстан тарихы.

1913 елда Менелик үлеменнән соң, император булып аның 17 яшьлек оныгы – Лидж Иясу V кала. Хәбәшстан Беренче Бөтендөнья сугышында катнашмый, ләкин император, инглизләргә, французларга һәм италиялеләргә каршы берләшү теләге белән, Германия белән якынаю сәясәте калып бара.

1916 елның сентябрь аенда иясуны бәреп төшерәләр. Император итеп Менелик Заудитуның төшерелгән императорның апасы 40 яшьлек кызы, ә регент итеп, ягъни фактик башлык итеп, ә регент 24 яшьлек Тэфэри Мэконнын игълан ителә. 1930 елның ноябрендә Заудиту үлгәннән соң, рас Тэфэри Хайле Селассие 1930 – 1974 итеп коронацияләнә.

1931 елда Хәбәшстан тарихында беренче констиитуция игълан ителә. Императорның абсолют хакимияте сакалана, ике палаталы мәҗлес ясала. Киләсе 10-20 елда коллыкны бетерелә.

1934-1935 елларда Хәбәшстан белән Италия биләмәләре чикләрендә бәрелешләр була. 1935 елның октябрендә италия гаскәрләре Хәбәшстан җирләренә бәреп керәләр. Берничә ай бке хәбәшлеләр каты каршы торалар, кайвакытта аерым җиңүләргә дә ирешәләр, әмма 1936 елның 31 мартында хәбәшлеләрнең төп гаскәрләре Май-Чоу янындагы сугышта тар-мар ителәләр. 1936 елның 5 маенда маршал Бадольо җитәкчелегендәге италия гаскәрләре Хәбәшстан башкаласы – Аддис-Абебаны алалар, ә 1 июньдә Италия Хәбәшстанның Италия Көнчыгыш Африкасы колониясенә кертелгәнен Эритрея һәм Сомали белән бергә игълан итә.

Италия оккупациясе 1941 елның язына кадәр, британ армиясе, африка колонияләренд җыелган ярдәмчел көчләр ярдәмендә, Хәбәшстанны азат иткәнче, дәвам итә.