Back

ⓘ Доминика


Доминика
                                     

ⓘ Доминика

Домини́ка, Домини́ка Берлеге рәсми рәвештә - ингл. Commonwealth of Dominica) – Кариб диңгезенең Кече Антиль утраулары төркемендәге шул ук атамалы утрауда урнашкан дәүләт. Төньяк көнбатышка таба Гваделупа, көньяк-көнчыгышка – Мартиника урнашкан. Бу 754 км² мәйданлы утрауда 71 293 кеше яши. Башкаласы – Розо шәһәре.

                                     

1. География

Доминика – вулканик чыгышлы, берничә вулканы булган таулы утрау. Иң биек тау – Дьяблотен 1447 м. Хәзерге вакытта вулканнары эшләми, ләкин вулканик эшләрнең булуы гейзерлар, кайнар чишмәләр һәм кайнап торучы сулы берничә күл аша күренә. Яр буенда кара һәм сары комлы пляжлар.

Биредәге климат тропик, дымлы, кызулык пассат җилләр белән әзәйтелә. Уртача айлык температуралар – 25 тән 27° гә хәтле. Иң яхшы һава торышы – ноябрьдән марткача. Июльдән сентябрьгәчә – давыллар вакыты.

Үсемлекләр дөньясы бик зур. Тропик урманнар сакланып калганнар. Хайваннар дөньясында күпчелекне кошлар тәшкил итәләр. Тирәдәге диңгезләр балыкка бай.

                                     

2. Тарих

Беренче яшәүчеләре булып араваки индеецлары тора. XIV гасырда кариблар кабиләләре тарафыннан яуланып алыналар.

Христофор Колумб бу утрауны 1493 елның 3 ноябрь көнендә ача.

1632 елда, сугышчан карибларны җиңеп, французлар монда беренче аурупалылар торагын төзиләр. Алар, африкадан кара колларны китереп, плантацион хуҗалыкны үстерә башлыйлар.

Җидееллык сугышка нокта куйган 1763 елгы Париж солыхы нигезендә, Доминика Бөекбританиягә күчә.

1967 елның 1 мартында Бөекбритания белән асоцияцияләшкән эчке үзидарәле дәүләт хокукын ала. 1978 елның 3 ноябрендә бәйсезлек игълан ителә.

                                     

3. Сәяси төзелеше

Җөмһүрият, президент, 32 депутаттан торучы мәҗлес тарафыннан сайлана.

Мәҗлестә вәкиле булган төп фиркаләр:

  • Доминика Эшчеләренең Беләшкән Фиркасе – мәҗлестә 8 депутат;
  • Доминиканың Хезмәт фиркасе – мәҗлестә 12 депутат;

Шулай ук Доминиканың Ирек Фиркасе һәм Доминиканы Азат итү Хәрәкәте бар.

2008 елның гыйнварында Доминика, элегрәк антиамерик сәясәт алып баручы Венесуэла, Куба, Боливия, Һондурас һәм Никарагуа кушылган, ALBA берләшмәсенә керә.

                                     

4. Халык

Халык саны – 72.7 мең 2009 ел июленә чама белән.

Еллык артым – 0.2 % илдән эмиграция дәрәҗәсе зур.

Этно-раса бүленеше: кара тәнлеләр – 86.8 %, мулатлар – 8.9 %, индеец-кариблар – 2.9 %, аклар – 0.8 %, башкалар – 0.7 % 2001 ел исәбе буенча.

Диннәр: католиклар 61.4 %, адвентистлар 6 %, пятидесятниклар 5.6 %, баптистлар 4.1 %, методистлар 3.7 %, Илаһ чиркәве 1.2 %, Иегова шаһитлары 1.2 %, башка нәсарилар 7.7 %, растафарианнар 1.3 %, башкалар 1.6 %, атеистлар 6.1 % 2001 ел исәбе буенча.

Дәүләт теле – инглиз, шулай ук патуа – француз теле нигезендә ясалган җирле креоль диалекты. Инглизнекеннән башка, утрауда француз топонимнары күп.

Олыларның укымышлылык дәрәҗәсе – 94 % 2003елга чама белән.

                                     

5. Икътисад

Доминика икътисады авыл хуҗалыгына 40 % эшчеләр – нигездә, банан үстерүгә нигезләнә. Шулай ук цитруслылар, манго, тамыразыклар, кокослар, какау үстерелә. Урман һәм балык хуҗалыгы эшләнми.

Җирле сәнәгать сабын, кокос мае, аяк киеме җитештерә.

Хакимимят туризм сферасын һәм финанс эшмәкәрлеген үстерергә тырыша. Шулай ук энергетик тармакны – геотермаль чыганакларны үстерү максаты куелган.

Төп тышкы сәүдә партнерлары – Япония, АКШ, Кытай.