Back

ⓘ Парагвай


Парагвай
                                     

ⓘ Парагвай

Парагва́й исп. Paraguay, гуар. Paraguáype, рәсми атамасы Парагва́й Респу́бликасы исп.República del Paraguay, гуар. Tetã Paraguái – Көньяк Америкада урнашкан диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. "Парагвай" сүзе гуарани телендә җирле Парана елгасының атамасыннан килеп чыккан.

                                     

1. Тарих

  • 1776 – Парагвай Рио-де-Ла-Плата вице-корольлеге составына кертелә.
  • 1609 – иезуитларның үтеп керүе.
  • 1989 елның 3 феврале – Стресснер Андрес Родригес тарафыннан бәреп төшерелә.
  • 1811 – Рио-де-Ла-Платаның Испаниядән бәйсезлек алуы тәэсирендә Парагвай Испаниягә һәм Рио-де-Ла-Платаның дәвамчысы булган Аргентинага бәйсез дәүләт булып оеша.
  • 1940–1948 – генерал Мориниго диктатурасы.
  • 1768 – иезуитларның испан хакимияте тарафыннан Парагвайдан куылуы.
  • 1922–1923 – гражданнар сугышы.
  • 1866–1870 – Бразилия һәм Аргентина белән сугыш Парагвай сугышы. Сугыш нәтиҗәсендә халык саны 1 525 000нән 90 %ка кими 1871 елда 221 000 кеше, шуларның 28 000 генә ир кеше.
  • 1848 – креолларның испаннарның җирле токымнары хаклары индеецларның хаклары белән тигезләшә.
  • 1936 – Чак сугышы ветераннары хакимиятне үз кулына ала.
  • 1542–1640 – Перу испан вице-корольлеге составында.
  • 1887 – эре җирбиләүчеләрнең мәнфәгатьләрен чагылдыручы "Колорадо" фиркасенең корылуы.
  • 1932–1935 – Боливия белән Чак сугышы. Парагвай сугышта җиңә, ләкин яулап алынган җирләрне АКШ корпорацияләре эшкәртә башлый.
  • 1992 – яңа конституция кабул ителә.
  • 1537 – испаннар Асунсьонга нигез сала.
  • 1954–1989 – генерал Стресснер диктатурасы.
  • 1617 – Парагвай территориясе Перу испан вице-корольлеге кысаларында Испаниядән автономиягә ирешә. Җирле хакимиятне иезуитлар ордены кулында була.
                                     

2. Сәяси төзелеше

Республика. Дәүләтнең һәм хөкүмәт башлыгы – халык тарафыннан биш елга сайланып куелган президент. 2008 елдан башлап Парагвайның президенты – сайлаучы тавышларының 41 %ын җыйган Фернандо Луго.

Парламент – халык тарафыннан биш елга сайланучы 45 сенатордан һәм 80 депутаттан торучы ике палаталы Конгресс.

                                     

3. Географик мәгълүмат

Парагвай Җөмһүрияте Көньяк Американың үзәк өлешендә урнашкан һәм океанга чыгышы юк. Көньякта һәм көньяк-көнбатышта Аргентина, төньякта һәм төньяк-көнбатышта Боливия, көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта Бразилия белән чиктәш. Ил Парагвай елгасы белән ике тигез булмаган кисәккә бүленгән. Елганың көнбатышында илнең 60 %ын биләп торучы чүлле Гран-Чако өлкәсе урнашкан. Халыкның төп өлеше яшәгән көнчыгышта уңдырышлы далалар һәм субтропик урманнар урнашкан.

                                     

4. Икътисад

Электр энергиясе тышка чыгарыла. Үз-үзен бодай һәм башка ризык төрләре белән тәэмин итә. Мамык һәм май культуралары аеруча кытай борчагы җитештерелә.

Парагвайның икътисады авыл хуҗалыгына һәм Бразилия белән Аргентиина базарларына нык бәйле. Ягулык җитештерелми. Банк һәм финанс секторлары үсеш алмаган. Икътисад тотрыксыз һәм чит ил инвестицияләре аз.

Төп экспорт товарлары – кытай борчагы, мамык, ит, үсемлек мае, электроэнергия, агач, күн.

                                     

5. Халык

Халыкның еллык артуы – 2.4 %.

Уртача гомер озынлыгы – 75.8 ел.

Укый-яза белү – 94 % 2003 ел бәяләмәсе.

Халыкның 88 % артыгы – метислар испаннар белән индеецларның кушылмасы. Чиста канлы индеецлар – 2 %, ак халык – 9 %. Илдә халыкара аралашуда гуарани теле киң кулланыла. Халыкның 37 %ы бары тик гуаранида аралаша, яртысы испанча һәм гуаранича белә, 7 %ы бары тик испан телен белә һәм 6 % – немецча, японча яки корейча сөйләшә.