Back

ⓘ Электродинамика


                                               

Makswell tigezlämäläre

Makswell tigezlämäläre - elektromagnit qırın häm elektrik qorğılar häm ağımnar belän anıñ bäylelegen taswirlawçı differentsial häm integral formasındağı tigezlämälär sisteması. Lorents köçen taswirlıy torğan tigezlämä belän Makswell tigezlämäläre bergä klassik elektrodinamikasınıñ tigezlämäläre tulı sistemasın buldıralar, ul Makswell-Lorents tigezlämäläre dip atala. XIX ğasırda tuplanğan täcribälär näticäläre nigezendä Ceyms Klerk Makswell şuşı möhim tigezlämälärne icat itä. Makswell tigezlämäläre teoretik fizikağa, şul isäptäm Maxsus çağıştırmalılıq teoriäsenä zur yoğıntı yasağan. İzotrop ...

                                               

Tesla (ülçäw berämlege)

Tesla - Si sistemasında magnit induktsiäseneñ ülçäw berämlege, 1 Tesla magnit qırına perpendikulär bulğan 1 metr ozınlıqlı 1 amper elektr ağımı köçe ütkän turı ütkärgeçkä 1 Nyuton köç täsir itä. Si sistemasında 1 Tesla = kg s −2 A −1 yäki Wb/m 2 1 Tesla = 10 000 Gauss

                                               

Винның күчеш кануны

Вилгельм Вин 1893 елда термодинамика һәм электродинамика нигезендә, / функциясенең түбәндәгечә язылуын исбатлый: u ν = ν 3 f ν T {\displaystyle u_{\nu }=\nu ^{3}f\left{\frac {\nu }{T}}\right}, биредә: T {\displaystyle ~T} - нурландыручы җисемнең абсолют температурасы Кельвиннарда ν {\displaystyle ~\nu } - нурланыш ешлыгы f {\displaystyle ~f} - ν {\displaystyle ~\nu } ешлыгының T температурасына чагыштырмасы функциясе. u ν {\displaystyle ~u_{\nu }} - нурланыш энергиясе тыгызлыгы Бу Вин формуласы дип атала. Бу формуладан Стефан–Больцман канунын да чыгарып була. F функциясенең максимумы шарты ...

                                               

Kinetik energiä

Kinetik energiä - saylanğan xisap sistemasındağı noqtalar xäräkäte tizleklärenä bäyle energiä. Alğa bara torğan häm äylänü xäräkätläre kinetik energiäläre ayırım qayçaqta qarala. Kinetik energiä - xäräkät säbäple bulğan tulı energiäneñ öleşe bulıp tora. Cisem xäräkät itkändä genä kinetik energiägä iä.

                                               

Комптон эффекты

Комптон эффекты - ирекле электроннарда когерентсыз фотоннарның чәчелеше. Когерентсыз фотоннар - чәчелүгә кадәр һәм чәчелештән соңрак үзара интерференциядә катнашмаган фотоннар. Эффект барышында фотоннар үз ешлыгын үзгәртә һәм чәчелештән соң энергиясенең өлешен электроннарга тапшыра. 1923 елда Артур Комптон рөнтген нурлары тәҗрибәсендә бу эффектны ача, шуның өчен 1927 елда Нобель премиясен ала.

                                               

Электр корылмасы

Эле́ктр корылмасы яки электр коргысы – җисемнең электр кыры чыганагы булу һәм электромагнит тәэсир итешүләрендә катнашу мөмкинлеге бирүче үзлеге. Корылма микъдар характеристикасы булып тора. СИда корылманың үлчәү берәмлеге – кулон. Корылма беренче тапкыр 1785 елда Кулон законында кертелә. Бер кулонлы корылма бик зур: әгәр вакуумда ике корылма 1 м ераклыкта урнашса, алар үзара 9×10 9 H көч белән тәэсир итешерләр иде. Йомык системаның электр корылмасы вакыт үтү белән саклана һәм квантлана – элементар электр корылмасына кабатлы үзгәрә. Коргының саклану кануны – физиканың төп законнарыннан бер ...

                                               

Кулон законы

Куло́н кануны – нокта электр корылмалары тәэсирләшүе кануны. 1785 елда Кулон тарафыннан ачыла. Металлик шарлар белән бик күп тәҗрибәләр үткәргәннән соң, Шарль Кулон канунга мондый формулировка бирә: Вакуумдагы ике корылган нокталы җисемнәр арасындагы тәэсир итешү көче, бу ике җисемне тоташтыручы туры сызык буенча юнәлгән, һәм ул корылма зурлыкларының тапкырчыгышына туры, ә алар арасындагы ераклыкның квадратына кире пропорциональ. Канун дөрес булсын өчен түбәндәгеләр кирәк: Вакуумдагы тәэсирләшү. аларның хәрәкәтсезлеге. Әгәр алай булмаса, өстәмә эффектланы исәпкә алырга кирәк: хәрәкәт итүче ...

                                               

Магнит кыры

Магнит кыры - хәрәкәт итүче электр коргылары һәм магнит моментына ия булган җисемнәргә тәэсир итүче көчләр кыры, бердәм электромагнит кырының өлеше. Магнит кыры коргылы кисәкчекләр агымы яки атомдагы электроннарның магнит моментлары даими магнитта тарафыннан булдырыла. Шулай ук магнит кыры электр кыры үзгәргәндә хасил була. Магнит кырының төп көч сыйфатламасы - магнит индукциясе векторы В булып тора, математик карашы буенча ул вектор кыры B = B x, y, z {\displaystyle \mathbf {B} =\mathbf {B} x,y,z} белән тасвирлана. Еш кына магнит индукциясе векторы кыскача магнит кыры дип атала. Магнит кы ...

                                               

Электр кыры көчәнешлелеге

Электр кыры көчәнешлелеге - Электр кырын әлеге ноктада билгеләүче вектор-зурлык, сынау коргыга тәэсир итүче көчнең әлеге коргыга чагыштырмасына тигез. Ноктадай q электр коргысы тудырган электр кырын сынаучы q 0 {\displaystyle {q_{0}}} коргысы ярдәмендә тасвирлана. q коргысы тирәлегенең һәр ноктасында сынау коргы q 0 {\displaystyle {q_{0}}} тәэсир итүче F көченең зурлыгын һәм юнәлешен билгеләнә: E → = F → q 0 {\displaystyle {\vec {E}}={\frac {\vec {F}}{q_{0}}}}. Электр кырының көчәнешлелеге E - вектор-зурлык. Аның үлчәү берәмлеге - ньютон кулонга Н/Кл яки вольт метрга В/м. Һәрбер фәза нокта ...

                                               

Гаусс теоремасы

Гаусс теоремасы - электродинамиканың төп кануннарының берсе, Максвелл тигезләмәләренә керә. Гаусс кануны күләмдәге коргы һәм Электр кыры көчәнешлелегенең агымы арасында бәйләнешен күрсәтә. Әгәр сферик S өслеге электр коргылары тупламын камап алса, бу йомык өслек аша үткән Ф электр индукциясе агымы әлеге коргыларның суммасына тигез була.

                                               

Электр каршылыгы

Электр каршылыгы - физик зурлык, электр агымы үткәрүенә тоткарлау үткәргечнең үзлеге, электр көчәнеше электр агымына чагыштырмасына тигез. Каршылык гадәттә R яки r белән билгеләнә, билгеле шартларда әлеге үткәргеч өчен даими зурлык булып тора, Ом кануны буенча: R = U I, {\displaystyle R={\frac {U}{I}},} биредә R - каршылык; U - потенциаллар аермасы көчәнеш; I - электр агымы. Каршылык берәмлеге - Ом. 1 Ом - көчәнеш 1В ка тигез булганда, 1А агым уздыручы үткәргечнең каршылыгы ул. Каршылык үткәргечнең озынлыгы l га, аның аркылы кисеме мәйданы S ка һәм материалына бәйле. Күп төрле материалларн ...

                                               

Электр кыры

Электр кыры - корылган кисәкчекләр яки җисемнәр тирәсендә электромагнит кырының ике компонентыдан берсе һәм магнит кырының үзгәрешедән барлыкка килүче кыр. Якыннан тәэсир итү карашы буенча, электр коргылары арасында тәэсир итешү, алар тирәсендә барлыкка килә торган электр кыры аша урнаша. Электр кырының тирәлектә таралу тизлеге яктылык тизлегенә тигез.

Электродинамика
                                     

ⓘ Электродинамика

Электродина́мика – физиканың электромагнит кырын һәм аның электр корылмасына ия булган җисемнәргә тәэсирен өйрәнүче бүлеге. Электродинамика үз эченә электр һәм магнит күренешләре бәйләнешен, электромагнит нурланышын, электр агымын һәм аның электромагнит кыры белән тәэсир итешүен ала. Һәрбер электр һәм магнит үзара тәэсир итешү электромагнит кыры аша бара, шуңа күрә алар электродинамиканың өйрәнү өлкәсе булып торалар.

Электродинамика термины астында күбрәк классик квант эффектларын үз эченә алмаган электродинамика карала; электромагнит кырының һәм аның корылган кисәкчекләр белән тәэсир итешүенең хәзерге квант теориясен аңлату өчен квант электродинамикасы термины кулланыла.

Классик электродинамиканың төп эше – электромагнит кырның сыйфатларын һәм аның корылган кисәкчекләр белән тәэсир итешүен тасвирлаудан гыйбарәт. Бу тасвирлау, электр корылмасы, магнит кыры, электр кыры, электромагнит потенциалы кебек төп җисем һәм зурлыкларны аңлатудан башка, Максвелл тигезләмәләренә, Лоренц көче формулаларына барып тоташа. Шулай ук бу тасвирлау үз эченә энергия, импульс саклау һәм күчерү һ.б. кебек мәсьәләләрне дә ала.

Кайвакыт электродинамик эффект астында электростатикага каршы электромагнит кырының гомуми очрактагы тотышының статик очрактан аерылуын мәсәлән, үзгәрүчән электр һәм магнит кырлары арасындагы динамик бәйләнеш аңлыйлар.

Статик вакыт белән үзгәрмәүче, яки өстә әйтелгән "электродинамик эффект"ка игътибар итмәү мөмкин булырлык дәрәҗәдә акрын үзгәрүче электр кырны һәм аның корылган кисәкчекләр белән тәэсирен физиканың аерым бүлеге – электростатика өйрәнә.

Электродинамиканың тагын бер аерым очрагы булып, даими токларны һәм даими магнит кырларын кырлар вакыт үтү белән үзгәрми, яки алар игътибарга алмаслык итеп акрын үзгәрәләр өйрәнүче магнитостатика тора.

Электродинамика физик оптиканың, радиодулкыннарның физик таралуының нигезендә тора. Ул шулай ук бөтен физиканы диярлек үтә, чөнки физиканың бөтен бүлекләрендә дә электр кырлары һәм корылмалары белән эш итәргә туры килә дип әйтеп була.

Электродинамика техникада бик зур әһәмияткә ия, һәм ул радиотехника, электротехника, элемтә һәм радионың төрле тармакларының нигезендә ята.

                                     

1. Тарих

1832 елда инглиз физигы Майкл Фарадей теоретик яктан электромагнит нурланышының барлыгын исбатлый.

1864 елда Джеймс Максвелл электромагнит кырының һәм аның корылмалары белән тәэсиренең эволюциясен тасвирлаган, "классик электродинамика" ның тулы тигезләмәләрен бастырып чыгара.

1895 елда Лоренц электромагнит кырының хәрәкәт итүче корылмаларга тәэсирен тасвирлап, классик электродинамикага әһәмиятле өлеш кертә.

XX гасыр урталарында иң төгәл физик теорияләрнең берсе – квант электродинамикасы барлыкка килә.