Back

ⓘ Азот


Азот
                                     

ⓘ Азот

Азот – Менделеевның периодик таблицасының 7нче санында, 5нче төркемдә урнашкан, чагыштырма атом массасы 14.0067 булган химик элемент. Аның исеме грек сүзе azoos – терексез дигән сүздән ясалган, латыйнча атамасы Nitrogenium. Азот – төссез һәм иссез газ.

                                     

1. Тарихи белешмә

Азот кушылмалары – акҗымшау, азот кислотасы һәм аммиак – азотны ирекле хәлдә табуга хатле, күптән билгеле булалар. 1772нче елда Д. Резерфорд пыяла савытта фосфор һәм башка матдәләрне яндырып, сулауга һәм януга булышмаучы, ул үзе "буучы һава" дип исем биргән газ таба. 1787нче елда А. Лавуазье һава күләменә керүче бу газның гади икәнен исбатлый, һәм аңа "азот" исемен тәкъдим итә. 1784нче елда Г. Кавендиш азотның акҗымшау составына керүен күрсәтә.

Табигатьтә таралышы Азот – табигатьтә иң таралган элементларның берсе. Аның төп массасы ирекле килеш атмосферада таралган. Ирекле азот N 2 молекуласы һаваның күләм буенча 78.09% ын, ә авырлык буенча 75.6% ын алып тора. Литосферада азотның масса буенча уртача өлеше – 1.9*10 < -3 %. Азот таралышы буенча Кояш системасында 4нче элемент.водорд, гелий һәм кислородтан кала

                                     

2. Физик һәм химик үзлекләре

Азот һавадан бераз гына җиңелрәк; аның тыгызлыгы 1.2506 кг/м 3 0 С һәм 101325 н/м 2 яки 760 мм. төр. баг. булганда, t эрү -209.86 0 С, t кай -195.8 0 С. Сыек азотның тыгызлыгы 808 кг/м