Back

ⓘ Бәхрәйн


Бәхрәйн
                                     

ⓘ Бәхрәйн

Бәхрәйн - Фарсы култыгындагы Бәхрәйн архипелагында урнашкан дәүләт. Гарәп дәүләтләре арасында иң кечкенәсе. Бәхрәйн Согуд Гарәбстаны көнчыгыш ярларыннан 16 км ераклыктагы өч чагыштырмача зур һәм күпсанлы вак утрауларда урнашкан. Согуд Гарәбстаны белән машина күпере аркылы тоташкан.

                                     

1. Тарих

Б.э.к. III меңьеллыкта Бәхрәйн җирләрендә алга киткән цивилизация булган. Дилмун дәүләте дип аталучы дәүләт шумерларны һәм башка Елгаара халыкларын Һинд елгасы буе халыклары белән бәйләүче диңгез юлында ятучы мөһим сәүдә үзәге булган.

  • XVI–XVII гасырлар – Португалия хакимлеге астында.
  • IV–VI гасырлар да Сасанидлар дәүләтенә керә, аннары Гарәп хәлифәлегенә керә.
  • IX–XI гасырлар – карматлар дәүләте үзәге.
  • XIX гасыр – Бәһрәйнгә инглизләр үтеп керә.
  • XVII–XVIII гасырлар – сәфәви Иран составында.
  • Беренче Бөтендөнья Сугышы – Бөекбританиянең зур хәрби базасы корыла. Иран хөкүмәте Бәһрәйнне хаксыз рәвештә тартып алынган Иран җире дип исәпли.
  • XIII гасыр урталары – бәйсезлек ала, тик күп тә үтми, ул Ормуз әмирлеге составына керә.
  • 1971 елның 14 августы – бәйсезлек бирелә.
  • 1780нче еллар – яңадан бәйсезлек игълан ителә.
  • 1871 – Бөекбритания протекторатын урнаштыра, ләкин чынлыкта ул колониягә әверелә.
  • Икенче Бөтендөнья Сугышы – Бөекбритания хөкүмәте Бәһрәйнгә зур гаскәр контингентын кертә. 1946 елдан Манама – Фарсы култыгындагы Британия хакимияте башлыгының резиденциясы.
                                     

2. Халык

2007 елда 708573 кешелек халыкның якынча яртысы нигездә Ираннан күчеп килгән эшче-иммигрантлар һәм аларның гаилә әгъзалары булган. Бәһрәйндә Аурупа һәм Көньяк Азия халыклары вәкилләре күп. Рәсми тел – гарәпчә, шулай ук инглиз, фарсы һәм урду телләре дә кулланыла.

Халык тыгызлыгы – 1 142.9 кеше/км².

Халыкның якынча 30 % 15 яшькәчә, 68 % – 15 тән 65 яшькә кадәр, 3.2 % – 65 яшьтән олы кешеләрдән тора.

                                     

3. Дин

Халыкның якынча 85 % ы – мөселман, шуларның 75 % – шигыйләр һәм 25 % – сөнниләр шулай ук идарә итүче гаилә дә сөнни. Шулай ук христианнар грек православие чиркәве, яһүдиләр, бәһаичылар, Һинд дине тарафдарлары, буддачылык вәкилләре һәм парслар очрый.

  • Бәһрәйндә ислам
                                     

4. Дәүләт төзелеше

Бәһрәйн – конституцион монархия. Дәүләт башында король тора. Хөкүмәтне премьер-министр җитәкли. Кабинет 23 министрдан гыйбарәт.

Ике палаталы парламент. Түбәнгесе – Халык вәкилләре палатасы халык тарафыннан сайланган депутатлардан тора, Югарыгысының вәкилләрен король билгели. Ике палатада да 40шар кеше.

                                     

5. Икътисад

Илдә нефть һәм газ чыгарыла, алга киткән банк секторы, туризм, әлүмин җитештерү бар. Бәһрәйн азык-төлек белән тулысынча диярлек үз-үзен тәэмин итә.

Шулай ук тискәре яклар да бар – югары эшсезлек дәрәҗәсе 15 %, нефтьнең бетүе, дәүләтнең зур бурычлары, нефть табудан башка тармакларның үсеш алмавы.

                                     

6. Административ бүленеш

Бәһрәйн 12 автоном районга бүленгән:

  • әл-Минтака әл-Гарбия
  • әл-Минтака әл-Вуста
  • Ситра
  • әр-Рифа вә әл-Минтака әл-Җәнубия
  • Хамад
  • әл-Минтака аш-Шамалия
  • әл-Манама
  • Җидд Хафс
  • Иса, Мухаррак
  • әл-Хадд
  • Җузур Хавар