Back

ⓘ Eurovision җыр бәйгесе


                                               

Eurovision җыр бәйгесе 1979

                                               

Eurovision җыр бәйгесе 1974

                                               

Eurovision җыр бәйгесе 1987

                                               

Eurovision җыр бәйгесе 2006

                                               

Eurovision җыр бәйгесе 1970

                                               

Eurovision җыр бәйгесе 1978

                                               

Eurovision җыр бәйгесе 1983

                                     

ⓘ Eurovision җыр бәйгесе

Eurovision җыр бәйгесé - Аурупа илләре арасында эстрада җыры бәйгесе.

Һәр илдән берәр кеше яисә алты кешедән күбрәк булмаган төркем катнаша. Җыр озынлыгы 3 минуттан күбрәк булырга тиеш түгел. Җыр яңгыраганнан соң җиңүчене табыр өчен барлык илләр тавыш бирә.

Бәйге 1956 елдан бирле үткәрелә. Соңгы вакытта бәйге аудиториясе - 100 миллионнан 600 миллионга кадәр. Eurovision җыр бәйгесе Аурупадан тыш күрсәтелә, мәсәлән Казакъстан, Австралия, Канада, Кыргызстан, Мисыр, Һоңкоң, Һиндистан, Үрдүн, Лөбнан, Яңа Зеландия, Көньяк Корея, Вьетнам һәм АКШ кебек илләрдә.

Eurovision җыр бәйгесе анда катнашкан артистларның танылуына сизелерлек йогынты ясады. Мәсәлән, легендар "АББА" ABBA, Швеция - 1974, "Чыңгызхан" Dschinghis Khan, Алмания - 1979 һәм җырчы Селин Дион Швейцария - 1988 җыр фестивалендә триумфаль чыгышлардан соң бөтен дөньяга танылдылар.

                                     

1. Үткәрү

Бәйге кабул итүче илләрнең туристларны җәлеп итү мөмкинлеген киңәйтә. Мәсәлән, 2005 нче елда Украина Аурупа Берлеге илләрендә яшәүчелар өчен гадәти visa алу кагыйдәләрен үзгәртә.

Яңа бәйгегә әзерләнүне җиңгән ил балтыргы бәйгедән соң берничә атна үткәч үк башлый. Гадәттә бәйгене үткәрүче шәһар - илнең яисә берәр административ берәмлекнең башкаласы. Ике иң зур тамаша Даниянең башкаласы Коппенгагенда 2001, якынча 38 000 тамашачы һәм Алмания шәһәре Дүсселдорфта 2011, 36 500 тамашачы үтте. Бәйгене үткәрүче иң кечкенә берәмлек дип Ирландиядаге Миллстрит Ирландия санала. Бу авылда 1993 елда якынча 1 500 кеше яши иде.

Үткәрү урынын сайлаганда кунакханәләр санына, матбугат чаралары өчен уңай шартлар тудыруына зур игътибар бирелә. Мисал буларак, 2005 нче елда Киевта кунакханәләр саны җитмәү сәбәпле, оештыручылар Украина хөкүмәтен рәсми вәкилләр өчен урыннар булмавында гаепләде.

                                     

1.1. Үткәрү Eurovisionның логотибы һәм темасы

Элеккеге логтип Төркиядә 2004 нче елда бәйгенең визуаль аермалыгын булдыру максатыннан тәкъдим ителгән иде. Логотипның йөрәк элементы эченә хуҗа илнең байрагы куела. Ел саен кабул итүче дәүләт өстәмә темаларны һәм шигарьләрне башкара.

Ун елдан соң, ягъни 2014 тә, логотип бераз үзгәртелде. Яңа логотип беренче тапкыр 2015 нче елда, бәйгенең 60 еллык юбилеенда кулланылды.

                                     

1.2. Үткәрү Шигарьләр

2002 нче елдан башлап, һар бәйгенең диярлек 2009 елдан башка үзенең шигаре бар. Шигарьгә туры китерелеп, визуаль темалар да ясала.

                                     

1.3. Үткәрү Eurovision атнасы

"Eurovision атнасы" бәге үтә торган атнаны билгеләү өчен куллана. Җанлы шоу буларак, Eurovision бихисап репетицияләр үткәрә. 2008 нче еллан бирле шоу 3 өлешетән тора: гадәттә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе кичләрендә үтә торган ике ярымфинал һәм шимбә кичендәге финал). Һәр өлеш ахырыннан соң матбугат конференцияләре үза.