Back

ⓘ Акмола өлкәсе


Акмола өлкәсе
                                     

ⓘ Акмола өлкәсе

Акмола өлкәсе - Казакъстанның төньяк өлешендә урнашкан өлкәсе. Өлкәнең үзәгендә өлкә составына кермәүче Казакъстан башкаласы Нурсолтан шәһәре урнашкан.

Административ үзәге – Кокшетау шәһәре, 1824 елда нигезләнгән.

Көнбатышта - Костанай өлкәсе белән, төньякта – Төньяк Казакъстан өлкәсе белән, көнчыгышта - Павлодар өлкәсе белән һәм көньякта – Караганды өлкәсе белән чиктәш.

                                     

1. Административ бүленеше

Идарә-җир төзелеше

Өлкә 13 районнан һәм 204 авыл округыннан гыйбарәт. Өлкәгә 5 шәһәр һәм 11 поселок керә.

  • 2 өлкә карамагындагы шәһәр: Кокшетау һәм Степногорск
  • 8 район карамагындагы шәһәр: Аккүл, Атбасар, Державинcк, Есиль, Ерейментау, Макинск, Степняк, Щучинск
  • 17 авыл районы.
                                     

2. Танылган шәхесләр

  • Жакан Сыздыков, казакъ шагыйре, журналист, Тукай әсәрләрен казакъчага тәрҗемә итүче.

Татарлар, башкортлар

  • Ибраһим Сәләхов, татар язучысы, Тукай премиясе иясе 1990.
  • Маһинур Фәйзуллина, кандидатлык диссертациясе яклап, гыйльми дәрәҗә алган беренче татар хатын-кызы.