ⓘ Free online encyclopedia. Did you know? page 110


                                               

Gaz

Gaz yäki rix - matdäneñ dürt agregat xaläteneñ berse, ayırım öleşläre arasında bik zäğif bäyläneş köçläre häm zur xäräkätçänlege belän sıyfatlana. Rix kisäkçäläre xaotik, tärtipsez, irekle räweştä xäräkät itä, häm ber-berse belän bäreleşkännän so ...

                                               

Potentsial energiä

Potentsial energiä - skalär fizik zurlıq, konservativ köçlär qırında bulğan tulı energiä öleşe bulıp tora. Material noqtalar urnaşu unınına bäyle häm alar küçkändä qır qılğan eşne sıyfatlıy. Potentsial energiä sistema elementları üzara täsir iteş ...

                                               

Ука су бассейны округы

Ука су бассейны округы - Русиядәге 20 су бассейны округларының берсе. 2006 елда Ука елга бассейны һәм аның белән бәйле җир асты су объектларын махсус саклау максатында барлыкҡа килә. Ука су бассейны округы 09 коды белән билгеләнә. 09.01.01.001 - ...

                                               

Югары Об су бассейны округы

Югары Об су бассейны округы - Русиядәге 20 су бассейны округларының берсе. 2006 елда Югары Об елга бассейны һәм аның белән бәйле җир асты су объектларын махсус саклау максатында барлыкка килә. Югары Об су бассейны округы 13 коды белән билгеләнә. ...

                                               

Җаек су бассейны округы

Җаек су бассейны округы - Русиядәге 20 су бассейны округларының берсе. 2006 елда Җаек елга бассейны һәм аның белән бәйле җир асты су объектларын махсус саклау максатында барлыкҡа килә. Җаек су бассейны округы 12 коды белән билгеләнә. 12.01 - 01 - ...

                                               

Кубань су бассейны округы

Кубань су бассейны округы - Русиядәге 20 су бассейны округларының берсе. 2006 елда Кубань елга бассейны һәм аның белән бәйле җир асты су объектларын махсус саклау максатында барлыкҡа килә. Кубань су бассейны округы 06 коды белән билгеләнә. 06 - К ...

                                               

Двина-Печора бассейн округы

Двина-Печора бассейн округы - Русиядәге 20 су бассейны округларының берсе. 2006 елда Двина-Печора елга бассейны һәм аның белән бәйле җир асты су объектларын махсус саклау максатында барлыкҡа килә. Двина-Печора су бассейны округы 03 коды белән бил ...

                                               

Минераль су

Минераль су - составында минераль тозлар булган табигый су. Минеральләшү дәрәҗәсе һәм кулланылыш максаты ягыннан алар өч төргә бүленә: Эчә торган шифалы минераль су. Минеральләшүе 10 нан 15 г/дм3 га кадәр. Мондый минераль су дәвалану максатында к ...

                                               

Су-25

Су-25 "Грач" - "Кара карга" - һөҗүм итә торган очкыч Су-25 - совет/Россия бронялы тавыш тизлегенә кадәр һөҗүм итә торган очкычы. Аның төп максаты - коры җир көчләрне яклау һәм теләгән вакытта һәм һава шартларында дошман тәмекләрен бетерү. Беренче ...

                                               

Су-27

Су-27 - Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе/Россия күпмаксатлы манёврлы, бар һава торышындагы дүртенче буын истребителе. Сухой КБда эшкәртелгән. Һавада өстенлек алсын өчен кулланыла. 1977 елда - беренче очыш. 1982 елны гаскәргә килә башлый. Ро ...

                                               

К-159

К-159 - атом су асты көймәсе 627А проекты. 2003 елны Баренц диңгезендә К-159 су асты көймәсе батып, 9 кеше үлде, берсен ул чакта коткарып кала алдылар.

                                               

Әл-Мүхсый

Әл-Мүхсый - Аллаһның 99 исеменең берсе. Һәр нәрсәнең санын белүче мәгънәсендәдер. Аллаһ белмәгән нәрсә юк. Ул диңгезләрдәге сулар¬ның ничә тамчы булуын да белер. Аның өчен никадәр күп нәрсә булса да, белмәү дигән нәрсә юктыр.

                                               

Байтуррахман Рай мәчете

Байтуррахман Рай мәчете - Индонезияның Ачех провинциясында Банда-Ачех каласы үзәгендә урнашкан зур мәчет. Дин һәм мәдәният символы буларак, провинцияда яшәүчеләр өчен мәчетнең гаять зур символик әһәмияте бар. 2004 елга цунами вакытында мәчет җиме ...

                                               

Шуышма

. Шуышма рус. оползень, ингл. landslide - хәвефле геоморфология күренеше, авырлык көче тәэсирендә көпшәк тау токымнарының токымнар суга туенганда битләү буенча шуышып төшүе. Әлеге күренеш бигрәк тә су үткәрмәүче балчыклы катламнар авыш яткан урын ...

                                               

Шри Ланкада Һинд дине

Шри Ланкада Һинд дине нең озын традицияләре бар. Һинд дине тарафдарлары хәзерге вакытта халыкның 12.60%-ын тәшкил итә күбесенчә алар Шри Ланка Тамиллары, шуннан кала Синдхлар, Телугулар һәм Малаялилар кебек Һиндстаннан һәм Пакистаннан кечкенә имм ...

                                               

Антарктида

Антарктида - Җир шарының иң көньягында урнашкан кыйтга. Антарктиданың үзәге якынча Көньяк географик полюсы белән бер ноктада. Антарктида Көньяк океан сулары белән юыла. Кыйтга мәйданы - 14.4 млн км². Антарктида - үз табигатенең кабатланмас булуы ...

                                               

Дала тургайлары

Дала тургайлары - тургай кошлар семьялыгыннан кошлар ыругы. Кошлар Азиянең уртача поясында яшиләр - Төркиядән Урта Азия аша Кытайга кадәр. Дала тургае исә өстәвенә Аурупада Урта диңгез тирәли очрый. Гәүдә озынлыгы 16.5–20 см.

                                               

Дала каракошы

Гәүдә озынлыгы 60–85 см, канат озынлыгы 51–65 см, авырлыгы 2.7–4.8 кг. Тешеләр иркәкләрдән зуррак була. Дала каракошы төньякта күчмә, ә көньякта утрак кош. Көньяк Себер, Урта Азия, Африка һәм Һиндстанда оя кора. Русия һәм Татарстанда очрый.

                                               

Дала тургае

Дала тургае - дала тургайлары ыругының кошлар төре. 17.5–20 см зурлыктагы килбәтсез төсе белән тургайлар.

                                               

Тургай кошлар

Тургай кошлар - чыпчыксыманнар отрядының кошлар гаиләлеге. Кечкенә яки урта зурлыктагы кошлар: озынлыгы 10–25 см, авырлыгы 15–80 г. Тән төзелеше нык, муены кыска, башы зур. Канатлары озын, киң һәм очкын, тиз очуны тәэмин итәләр. Томшык күренеше т ...

                                               

Фауна

Фауна - билгеле бер өлкәдә яшәүче хайваннарның җыелма атамасы. Йорт хайваннары һәм зоопаркта яшәүче хайваннар фаунага керми. Теләсә кайсы фаунаны сыйфатлаучы мөһим үзлеге булып аның экологик табигате булып тора. Мәсәлән, тропикларга агачларда яшә ...

                                               

Саз карчыгасы кошлары

Саз карчыгалары - карчыгалар гаиләлегенең асгаиләлеге. Дала, болын, сазлыкларда һәм авыл хуҗалыгы җирләрендә яши. "кью.кью.кью" яки "тү.тү.тү". Ана кош "кит.ки-ки.ки.ки.ки-ки".

                                               

Әбдекәй вулысы

Әбдекәй вулысы - Самар губернасына кергән административ-территориаль берәмлек. Дала Дурасовы, Смагин Богырыслан өязе, Шонталы, Чатырлы, Спиридун, Елизаветин вулыслары белән чиктәш булган 1890. 12 торак пунктта 7124 кеше яшәгән.ТАССР барлыкка килг ...

                                               

Ирәндек

Ирәндек - Көньяк-көнчыгыш Башкортстандагы тау аркасы. Озынлыгы - 135 км. Иң югары ноктасы - Көзгенташ тавы. Тау аркасы Башкортстаннан Учалы, Әбҗәлил, Баймак һәм Хәйбулла районнарында урнашкан. Ирәндек тавы порфирит, диабаз, эсбез кебек тау токымн ...

                                               

Сырдәрья

Фәрганә үзәненең көнчыгыш өлешендә Нарын һәм Карадәрья елгалары кушылып Сырдәрьяне хасил итәләр. Фәрганә үзәненнән чыгып Фәрхәд таулары аркылы үтә һәм Мирзачүл аркылы киң 14.7 км урынны сазланган тугай буйлап ага. Элек Сырдәрья Арал диңгезенә кое ...

                                               

Анджеяндари калкулыгы

Һампида Анджеяндари калкулыгы - Һиндстанда, Карнатака штатында, Анегонди үзәгендә урнашкан калкулык. Бу Ходай Хануманның туу урыны дигән ышаныч бар. Һинду риваятьләре буенча Хануман Анджанадан туган булган һәм шулай итеп Хануманны шулай ук Анджан ...

                                               

Арчана (Һинд дине)

Арчана махсус, шәхси, кыскартылган Пуджа ул гыйбадәтханә каһиннәре тарафыннан эшләнә, монда тугърының исеме, туу йолдызы һәм шәҗәрәсе әйтелә, бу шәхси яклау һәм алкышлар алу өчен эшләнә. Арчана Ходай исемнәре җырлавына карый, бу теләсә нинди пудж ...

                                               

Киндама

Киндама бик юаш шәхес булган һәм аның төп тыйнаклык сиземнәре аңа башка кешеләр булганда җенси якынлык кылудан тыйган. Үзенең җенси теләкләрен канәгатьләндерү өчен Киндама үзенең көчләрен кулланып үзен боланга әверелдереп ана боланны хатын итеп а ...

                                               

Тхирували-Тхирунагари

Тхирували-Тхирунагари Һиндстанда, Тамил Надуда, Нагапатнам районында, Лакшми Нарасимхан, Ведараджан һәм Амиртагатавалли, Амиртавалли багышланган ике гыйбадәтханә. Координаталары - 11°1332 N 79°4758 O, Дравид архитектурасы. Тхирували - Тхирунагари ...

                                               

Йони

Йо́ни - еш аналыкны, вульваны, хатын-кыз аналыгын аңлаткан Санскрит төшенчәсе. Турыдан-туры мәгънәдә ул "карын", "туу урыны" дигәнне аңлата. Сүзнең күптөрле мәгънәләре бар - дөньяви контекстта да, дини контекстта да: "чыганак, килеп чыгыш, ял итү ...

                                               

Индра

И́ндра, яки Ша́кра Śakra - турыдан-туры тәрҗемә иткәндә. куәтле, көчле) - Ходайлар патшасы һәм Ведизмда, Буддизмда һәм Һинд динендә Сварга күк патшашлыгының хөкемдары. Индра - Ригведа Ходайларының иң өлкәне, яшен җибәрүче һәм еланнар белән көрәшү ...

                                               

Шадани Дарбар

Шадани Дарбар ул Пакистанның Синдһ провинциясендә Гһотки районында, Мирпур Матһело Талукада, Хайят Питафида тарихи Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул Синдһта иң зур Һинду мандиры дип әйтелә. Мандирга Пакистаннан гына түгел, ә шулай ук Һиндстаннан да ке ...

                                               

Антикисәкчек

Антикисәкчек - бүтән берникадәр элементар кисәкчекнең куш-кисәкчеге, икесе бертигез массалы, бертигез спинлы, ләкин башка тәэсир итешүләрнең сыйфатлама тамгалары белән аерылып торалар. Гадәттә тискәре коргылы лептоннар мәсәлән электрон кисәкчек, ...

                                               

Косала Аджасы

Аджа - Косала Махараджасы. Туу урыны: Айодхья, Косала Патшалыгы Кояш Династиясенең 38-енче патшасы булган, Кояш Ходае Сурьяның токымы булган. Ул Икшваку династиясенең иң мәшһүр патшасының Рагху Патшасының улы булган. Аның әти буенча бабае ихтирам ...

                                               

Вайшья

Вайшья Һиндстанда Һинду иҗтимагый тәртибенең дүрт варна ларының берсе. Вайшьялар дүрт Һинду касталар аеруында өченче булып торалар, алар күбесенчә сәүдәгәрләрдән, эшмәкәрләрдән һәм сәүдә һөнәрләреннән торалар.

                                               

Әрем

Әрем, оешма чәчәклеләр семьялыгыннан үләнчел яки ярым куакчыл үсемлек. 400ләп төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарда очрыйлар. Бездә 18 төре бар. Дару әреме, ачы әрем ак әрем, иссез әрем эстрагон, дала әреме, кара әрем алабута әрем һ.б. киң тар ...

                                               

Таиландта Һинд дине

Таиландта Һинд дине тарафдарларының берникадәр өлеше кала бирә. Алар күбесенчә шәһәрләрендә яшиләр. Үткәндә, дәүләт Кхмер Империясе тәэсире астында булган, аның көчле Һинд дине тамырлары булган. Таиланд бүгенге көндә күбесенчә Буддист дәүләте бул ...

                                               

Тоелу

Тоелу - чынлык чагылучы субъектив чынбарлык. Тоелуга субъектның чынлыкны тоюы керә. Әгәр тоелу аң сферасында ятса - ул дөреслек төркеменә караячак, ятмаса - ялганга караячак.

                                               

Милли холык

Милли холык - идеалист галимнәр уйлаганча һәр халыккa тумыштан һәм мәңгегә бирелгән ниндидер сыйфатлар җыелмасы түгел, бәлки тормыш-көнкүреш, табигать һәм социаль чынбарлык шартларында рәвеш ала торган һәм билгеле бер үзгәрешләр процессы кичерә т ...

                                               

Тәрҗемә

Тәрҗемә - бер телдән икенче телгә сүзләр мәгъәнәсен интерпретацияләү эше; бер телдән икенче телгә әйләндерү эше; телдән әйтелгән фикернең яки сүзләр төзмәсенең икенче бер тел ярдәмендә бирелеше; бүтән телләрдә яңа, төп нөсхәгә тигез сүзләр салу. ...

                                               

Өчпочмак (фильм)

Өчпочмак - Кристофер Смитның өченче тулы метражлы кинофильмы, Бөекбритания һәм Австралия җитештерүенең мистик триллеры. Фильмның төп героинясы дуслары белән ташландык лайнерда була, анда ул таныш булмаган хатыннан улына кайту өчен үзенең дусларын ...

                                               

Популяция тыгымы

Популяция тыгымы - популяция яки биологик төрнең зур өлешенең юк ителүе яки башка вәзгыять нәтиҗәсендә үрчү мөмкинлеген югалту белән бәйле эволюцион вакыйга.

                                               

Рудиментлар

Рудиментлар - кайчандыр борынгы бабаларда мөһим функцияне башкарган, ә хәзер, тулысынча яки өлешчә сакланса да, үзенең әһәмиятен югалткан органнар. Рудиментларга кешеләрнең койрык умырткалары һәм мускуллары, колак мускуллары, тәндәге тупас куе йо ...

                                               

Шакти

Шакти, ул Һинд динендә һәм Шактизмда иң элек Галәм энергиясе һәм бөтен Галәмне хәрәкәтләндерүче динамик көчләрне чагылдыра. Шакти ул Һинд динендә кайчак "Бөек Изге Ана" исемен йөрткән илаһи хатын-кыз барлыкка китерүче куәтнең концепциясе. Ана бул ...

                                               

Стегозаврлар

Стегозаврлар - тиреофорларның төркеме. Териофорлар - стегозаврларны, анкилозаврларны, скутеллозаврларны һәм сцелидозавридларны берләштерүче орнитишийларның астәртибе.

                                               

Бурсык

Бурсы́к - сусарлар гаиләлегеннән имезүче ерткыч җәнлек. Евразиядә киң таралган. ТРның барлык территориясендә дә очрый. Гәүдә озынлыгы 60-90 см, койрыгы 25 см чамасы, авырлыгы 20-25 кг. Тәбәнәк буйлы хайван, юан гәүдәле, чөйсыман башлы, аякларында ...

                                               

Кетово районы

Район 1944 елда Курган районыннан аерылып чыгу юлы белән оештырылган. 1959 елда юкка чыгарылган, биләмләре Курган районына кушылганнар, район үзәге Кетовога күчерелгән. 1963-64 елларда - Курган авыл районы, 1964 елда Кетово районы итеп үзгәртелгән.

                                               

Җыелмаканатлы шөпшәләр

Җыелмаканатлы́ шөпшәлә́р - шөпшәләр ассемьялыгы. Тыныч халәттә канатлары урталай җыелып, бүленгән ике буй рәвешендә гәүдә өстендә ята. 4 меңгә якын төре билгеле, киң таралганнар; Русиядә - 350 меңнән артык, Татарстан территориясендә ике семьялыкт ...

                                               

Мәгарә

Мәгарә - җир кабыгы эчендәге табигый бушлык; Җир астында барлыкка килгән куышлык; тау тишеге Мәгарәдән җир өстенә бер яки берничә чыгу юлы була. Мәгарәрләрне спелеология исемендәге фән тармагы өйрәнә. Мәгарәләрне барлыкка килүе буенча берничә төр ...

                                               

Кангра сәнгате

Кангра сәнгате ул Кангра, Һимачал-Прадеш хөрмәтенә аталган, бу элеккеге князьлек. Ул 18-енче гасыр уртасында Басоли рәсем сәнгате юкка чыгуы белән превалент булган һәм тиздән эчтәлеге һәм күләме буенча шуның кадәр күп рәсемнәр булдырган ки, Паһар ...